Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ТР Министрлар Кабинетында видеокиңәшмә узды
2009 елның 10 апреле, җомга
Быел Татарстанда 2 млн. кв. м мәйданда торакны сафка бастыру бурычы куелган. Узган беренче квартал эчендә еллык план биременең 33 проценты башкарылган. Ягъни бу өч ай эчендә 660 мең кв. метр торак сафка баскан дигән сүз. Ђлеге мәгълүматларны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган видеокиңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин җиткерде.
Беренче өч ай күрсәткечләренең, узган елның шул чорына караганда, 30 процентка артыграк булуы күзгә ташлана. Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу үсешкә узган ел башланган төзелешләр исәбенә ирешелгән. “Быел куелган план йөкләмәсен үтәү шарт. Төп игътибар социаль ипотека буенча төзелүче торакка биреләчәк”, -ди Хөкүмәт башлыгы. Билгеле булганча, 2009 елда әлеге программа буенча 800 мең кв. м торакны тапшыру каралган Премьер-министр фикеренчә, бу программаның бер яктан, төзелеш предприятиеләрен эш белән тәэмин итүдә роле зур булса, икенчедән, ул зур ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен кирәк. Премьер социаль ипотека буенча торак төзелеше белән капиталь ремонтның һәр муниципалитет өчен җитди социаль проект булуын тагын бер тапкыр ассызыклады. Аның фикеренчә, бу проектлар Хөкүмәт һәм муниципалитетлар эшчәнлегендә төп приоритетлар булачак. Хөкүмәт башлыгы киңәшмә эшендә катнашкан җаваплы структураларга быел планга кертелгән объектларның барысы буенча да проект-смета, рөхсәт документларын әзерләп бетерү бурычын куйды.
Быел планда каралган социаль ипотека йортларының өчтән бер өлеше Казанда төзеләчәк. Чиратта торучыларның төп өлеше башкалага туры килә. Алдагы еллар тәҗрибәсе күрсәткәчә, программаны биредә гамәлгә ашыру авыррак бара. Бүген дә кайбер проблемалар бар. Шәһәр һәм Дәүләт торак фонды җитәкчелеге белән узган сөйләшүләрдән соң, Премьер-министр, проблемаларның бер атна эчендә хәл ителәчәген ышандырды.
Төзелеш эшләренең тоткарлыксыз алып барылуы, планны үтәп чыгу, беренче нәүбәттә, финансларга бәйләнгән. Премьер-министр ТР Финанс, Ќир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыкларын, муниципалитетларны Дәүләт торак фондына взнослар җыелуын актив тәэмин итәргә чакырды. Аның фикеренчә, финанс “маясы ” тупланмый торып, бу программа эшли алмаячак. Социаль программаны финанслауда катнашырга йөкләмә алган һәр предприятие аны үтәргә тиеш. Алар шул юл белән үз хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итәргә дә, мохтаҗ башка категория гражданнарны тораклы итүгә дә ярдәм итә. Рөстәм Миңнеханов бу җаваплылыктан качарга омтылган предприятиеләрнең исемлеге төзеләчәген хәбәр итте.
МА "Татар-информ", 2009 елның 10 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз