Россия махсус икътисади зонасының ТР буенча территориаль идарәсе җитәкчесе Игорь Носов махсус икътисади зона территориясендә төзелгән, резидентлар эшчәнлеге өчен уңай климат булдыруга юнәлдерелгән таможня, сәнәгать һәм эшлекле инфраструктураны тәкъдим итте. Игорь Носов сүзләренә караганда, “Алабуга” махсус икътисади зонасы Сингапур компанияләренә Россия базарына чыгу, шул исәптән җирле компанияләр белән партнерлыкта менә дигән мөмкинлек бирә ала.
ТР Президенты каршындагы Халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов хезмәттәшлек урнаштыру һәм аны дәвам итүгә өмет белдерде.
Сингапур Республикасы илчесе махсус икътисади зонага карата зур кызыксыну белдерде, ни өчен дигәндә нәкъ менә махсус икътисади зоналар Россия һәм Сингапур арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлек объекты булып тора. Мисал өчен, Россиядә иң эреләрдән саналган сәнәгать–җитештерү тибындагы “Алабуга” махсус икътисади зонасы Сингапур Республикасы территориясендә махсус икътисади зона оештыру тәҗрибәсен исәпкә алып төзелгән.
Сингапур утравында беренче махсус икътисади зона 1960 елларда барлыкка килә – берничә дистә елда Сингапур Республикасы икътисади үсеш өлкәсендә шактый алга китә һәм бүгенге көндә дөньяда югары технологияләр өлкәсендә лидерлардан санала. 2007 елда Сингапур Республикасы остаз–министры Ли Кван Ю (ул хаклы рәвештә “Сингапурдагы икътисади могъҗизаның” атасы санала) “Алабуга” махсус икътисади зонасында булып, аңа югары бәя бирә.
Моннан тыш, соңгы еллар дәвамында Россия махсус икътисади зонасының ТР буенча белгечләре махсус икътисади зоналар өлкәсендә икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча РФ һәм Сингапур Республикасы Хөкүмәтләре арасында үзара килешү меморандумы кысаларында оештырылган укыту программаларында катнашып килә.
Соңыннан кунаклар “Алабуга” махсус икътисади зонасы резидентларының берсенә караган заводка – “Полиматиз” ябык акционерлык җәмгыятенә юл тотты, аны якын киләчәктә эшләтеп җибәрү күздә тотыла.
Сингапур Республикасы илчесе махсус икътисади зона территориясендә алган хис–кичерешләре белән уртаклашты. “Сингапур Республикасы остаз–министры Ли Кван Ю “Алабуга” махсус икътисади зонасында булып киткәннән соң, биредә күп нәрсә үзгәргән. Инфраструктура төзелеше тәмамланып килә, ә Халыкара резидентларның исемлеге зур тәэсир калдыра. Сез резидентларга зур мөмкинлекләр бирәсез. Зонаның зур уңыш казаначагына шигем юк”. Саймон де Круз фикеренчә, биредә икътисади үсеш өчен сәяси тотрыклылык тәэмин итүче Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең роле зур.
Якларның инануынча, Саймон де Крузның “Алабуга” махсус икътисади зонасына ясаган визиты Россия махсус икътисади зонасы һәм Сингапур Республикасы арасында хезмәттәшлекне алга таба нәтиҗәле төстә үстерү һәм тәҗрибә алмашу өчен нигез булачак.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.