Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда ТР Фәннәр академиясе президиумының чираттагы утырышы булды
2009 елның 10 апреле, җомга
9 апрельдә Казанда ТР Фәннәр академиясе президиумының чираттагы утырышы булды. Анда ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашты.
Президиум эшенең көн тәртибендә берничә мәсьәлә бар иде. Кадрларның полипрофессиональ проект әзерлеге турындагы мәсьәлә аларның игътибарын аеруча нык җәлеп итте. Ђлеге проблема буенча доклад белән А.Н.Туполев исемендәге КДТУның укыту эшләре буенча проректоры, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир–әгъзасы Газиз Мингалиев чыгыш ясады.
Аның сүзләренә караганда, югары уку йорты студентлары предприятиеләрнең конкрет заказлары белән эшләячәк һәм яңа проектлар әзерләячәк система бик тә уңайлы. Эш шунда, югары уку йортын тәмамлаган яшьләр эшкә урнаша алачак, ә предприятиеләр уку барышында аларның хезмәтенә түләгән акчалар чыгымнарны кайтарачак. Бу юнәлештә эш алып барыла инде, проектта А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты, Казан дәүләт технология университеты, Казан дәүләт энергетика университеты һәм Казан дәүләт архитектура–төзелеш университеты катнашырга теләк белдергән.
Равил Моратов ассызыклап үткәнчә, әзерләнә торган программаны инде бу этапта ук хупларга кирәк, чөнки шул рәвешчә республика талантлы һәм энергияләре ташып торган яңа көчләргә ия була. ТР Премьер–министрының беренче урынбасары фикеренчә, проектны әзерләүдә республика министрлык һәм ведомстволары да катнашачак.
Утырышта катнашучылар “Прометей” фәнни–тикшеренү институтындагы үзгәрешләргә кагылышлы мәсьәлә хакында да фикер алышты. Искәртеп узабыз, 6 гыйнварда әлеге институтның җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, совет яктылык музыкасына нигез салучы Булат Галиев вафат булды. Фәнни–тикшеренү институтының киләчәк язмышы әлегә билгеле түгел, әмма инде бүген үк аның якын көннәрдә үзгәртеп корылачагы турында карар кабул ителде.
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында алып барылучы фәнни тикшеренүләрнең төп юнәлешләре турындагы доклад белән аның директоры Рафаэль Хәкимов чыгыш ясады. Ул институтның Ауразия киңлегендәге тарихны өйрәнү өлкәсендә әйдәп баручы үзәкләрнең берсе булырга омтылуын һәм илнең башка тикшеренү төркемнәре һәм музей үзәкләре белән актив хезмәттәшлек итүе хакында сөйләде. Рафаэль Хәкимовның сүзләренә караганда, киләчәккә билгеләнгән планнар тиздән гамәлгә ашырылачак.
МА "Татар-информ", 2009 елның 9 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз