Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
И.Метшин чит ил журналистларын 27 июнь - Яшьләр көнендә мэр кунаклары буларак чакырды
2009 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе
9 апрельдә Казан ратушасында мэр Илсур Метшин «Россия бизнесы атналыгы» кысаларында Мәскәүнең «Пресс Холл» коммуникацион группасы оештырган пресс-тур барышында Казанга килгән чит ил журналистларын кабул итте. Очрашуда «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов һәм агентлык вәкилләре дә катнашты.
«Пресс Холл» коммуникацион группасы директорлар советы рәисе Михаил Дворкович җитәкчелегендәге «Reuters», «NewsMoscow», «Times», «The National», TK «Russia Today», ТК «Вести», «Блумберг», «Business New Europe», «Российская газета» журналистларыннан торган төркем Россия төбәкләрендә 5 зур шәһәрдә булу нияте белән сәфәр чыккан һәм Казанга кадәр Екатеринбургта булырга өлгергән. Алга таба алар Түбән Новгородка, аннары Санкт-Петербург һәм Мәскәүгә юл алачак. Кичә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән очрашканнан соң, алар «Казан Кремле» музей-тыюлыгында булдылар. Мэр Илсур Метшин белән әңгәмәләшкәч, шәһәрнең сәнәгать предприятиеләренә барачаклар.
Журналистларны сәламләп, шәһәр җитәкчесе сүзен Казанның дөнья күләмендә җиңүеннән – 2013 елда үзендә Универсиада үткәрергә хокук яулавы вакыйгасыннан башлады. 1000 еллык тарихлы Казанның Татарстан һәм Россиянең икътисади, фәнни, мәдәни, спорт тормышында роле зур булуын искәртеп, шушы олуг юбилейны бәйрәм итү, аннан соң Шень-Женьга 2011 елда Универсиада үткәрү хокукын нибары 2 тавышка оттыру вакыйгасын искә алды. 200 елдан артык тарихы булган Казан университетының Мәскәү университетыннан соң иң өлкәне, Казан югары уку йортларының фән өлкәсендәге казанышлары бихисап, дип, галимнәрнең ил, дөнья фәненә керткән ачышларын һәм фәнни хезмәтләрен барлады, шәһәрнең бүгенге тормышы хакында мәгълүмат бирде.
«Татарстан җитәкчелегенең спортка мөнәсәбәтен бер генә мисалда күрсәтәсем килә: республика Президенты көн саен 1,5 чакрым араны йөзеп үтә, һәр елны 400әр чакрым дигән сүз бу. Ни үкенеч, без алай ук булдыра алмыйбыз әле», - дип, шәһәр башлыгы спортчыларыбызның ил һәм дөнья күләмендә спорттагы уңышларына тукталды.
«2013 елгы Универсиада дирекциясе» муниципаль унитар предприятиесе директоры Владимир Леонов исә Казанда үткәреләчәк Универсиадага әзерлек мәсьәләләрен аерым яктыртты. Универсиадада катнашкан 60 процент спортчының аннары Олимпия уеннарында көч сынашуын һәм югары уку йортлары саны буенча Казанның Россиядә III урында торуын искәртеп, Универсиадага 25 төр спорт уены өчен Казанда 64 спорт объекты булырга тиешлеген белдерде, яңа төзеләчәкләре хакында слайдлар ярдәмендә белешмәләр бирде. «Шәһәрдәге югары уку йортларының спорт комплексларын Бөтендөнья студентлар спорт уеннары башланганчы төзекләндерүгә зур игътибар биреләчәк. Универсиадада 11-12 мең спортчы катнашачагын һәм уеннарны тамаша кылырга 100 мең чамасы кеше киләчәген исәпкә алып, кунакханәләр фонды 25 процентка арттырыла», - диде ул. Болардан тыш, аның сүзләренчә, «Казан» аэропортын реконструкцияләүгә 10 млрд. сум акча таләп ителә. Универсиада бюджеты - 5-6 млрд. АКШ доллары, ягъни 100 млрд. сумнан артык. Мэр И.Метшин шуларның 70 процентын федераль бюджет каплаячагын, калганы республика бюджеты хисабына финанслануын белдерде. Юлларны төзекләндерүгә һәм яңаларын салуга 80 млрд., спорт объектларына 30 млрд., куркынычсызлык тәэмин итүгә 10 млрд. тирәсе акча китәчәк, диде ул.
Журналистларның бер-бер артлы сорауларына җавап биреп, И.Метшин: «Казан Россиянең өченче башкаласы дип таныла. Россиядә бәлки бер генә сәяси үзәк булырга тиештер, ләкин икътисади, мәдәни, спорт һәм башка өлкәләр буенча үзәкләр төбәкләрдә булырга тиеш, Мәскәү белән түгел, ә Санкт-Петербург, Түбән Новгород кебек зур шәһәрләр белән шулар буенча без ярышырга әзер», - дип игълан итте. Узган елны Казан үзәгендә үткәрелгән «Сотворение мира» фестиваленең әһәмиятенә тукталып, төрле илләрнең сәясәтчеләре, җитәкчеләре үзара килешә алмаган, хәтта килешү өчен бер өстәл артына утыра алмаган заманда сәнгать әһелләре, аларга үрнәк күрсәтеп, бер сәхнәдә – Казан сәхнәсендә җыелып чыгыш ясадылар, дип басым ясап әйтте ул. Очрашу азагында Илсур Метшин журналистларны Казан Сабан туена, бигрәк тә 27 июнь – Россиядә Яшьләр көнендә мэрның кунаклары сыйфатында килергә чакырды.
МА "Татар-информ", 2009 елның 9 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз