Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
“Татарстанда иң яхшылар!” конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлады
2009 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстанда кулланучылар базары предприятиеләреннән “Татарстанда иң яхшылар!” дип исемләнгән еллык смотр–конкурста катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлады, дип хәбәр итә ТР Кулланучылар берлеге.
Смотр–конкурс ТР Хөкүмәте, кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР Сәүдә–сәнәгать палатасы, Татарстан Кулланучылар берлеге ярдәме белән кулланучыларның хокукларын яклау буенча комплекслы программа нигезендә, республика предприятиеләренең җитештерелгән продукция һәм күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын һәм көндәшлеккә сәләтлелеген яхшыртуга карата кызыксынуын арттыру, намуслы эшкуарлыкны пропагандалау, республикада җитештерелгән тауарларга һәм күрсәтелгән хезмәтләргә халыкның ихтыяҗын арттыру максатыннан үткәрелә.
Катнашучыларга белдерелгән төп шартлар түбәндәгеләр: хезмәт күрсәтү культурасы һәм тауарларның, хезмәтләрнең сыйфаты турында кулланучылар, дәүләт контроле һәм күзәтчелек органнары вәкилләреннән уңай фикерләр булу, продуктларның куркынычсызлык дәрәҗәсе, гарантия йөкләмәләрен дә кертеп, продуктларның сыйфат күрсәткечләренең тотрыклылык дәрәҗәсе.
Конкурс берничә номинация буенча үтәчәк.
Тапшырылган заявкалар составында контрольлек итүче органнар, кулланучылар оешмасы һәм эшкуарлар берләшмәсе вәкилләре булган эксперт комиссиясе тарафыннан каралачак. Лауреатларны бүләкләү тантанасы Бөтендөнья сыйфат атналыгы барган көннәрдә ТР Сәүдә–сәнәгать палатасының конгресслар залында үтәчәк.
МА "Татар-информ", 2009 елның 9 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз