Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда “Ел татары” җиңүчеләрен котлаячаклар
2009 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе
10 апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында “Ел татары” бәйгесендә җиңүчеләрне котлау булачак.
Мәскәү төбәгенә караучыларны инде Русия башкаласында март аенда ук котладылар. Хәзер исә башка өлкәләрдәге җиңүчеләрне Казанда тәбриклиячәкләр.
Ђлеге бәйгене “Татарлар.ру” интернет порталы оештыра. Шул сәбәпле бүләкләр һәм дипломнарны да порталның баш мөхәррире Тимур Сөләйманов тапшырыр дип көтелә. Шулай ук чара кысаларында “Казан егетләре” төркеме һәм яшь башкаручыларның чыгышы көтелә.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс номинацияләрендә түбәндәгеләр җиңүче дип табылды:
“2008 елның татар спортчысы”: Олимпия чемпионы Гөлнара Сәмитова–Галкина;
“2008 елның татар актеры”: актриса, режиссер, продюсер Рената Литвинова;
“2008 елның татар журналисты”: интернет–журналист Алия Сабирова,
Мөселман журналистлары лигасына нигез салучы һәм аның президенты Радик Ђмиров;
“2008 елның татар сәясәтчесе”: кырым татарлары Мәҗлесе рәисе Мостафа Ќәмилев;
“2008 елның татар чит ил эшлеклесе”: татар эмиграциясе легендасы Али Акыш;
“2008 елның татар мөселман эшлеклесе”: Чуашстан мөфтие Ђлбир Крганов;
“2008 елның татар башкаручысы”: Россия һәм Татарстанның атказанган артисты Альберт Ђсәдуллин;
“2008 елның татар меценаты”: Омски өлкәсе татар милли–мәдәни мохтәрияте рәисе Рафаэль Зәбиров;
“2008 елның татар җәмәгать эшлеклесе”: Свердловски өлкә думасы депутаты Альберт Абзалов;
“2008 елның татар мәгърифәтчесе”: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Миркасыйм Госманов;
“2008 елның татар яшьләре лидеры”: “Идел” (Казан) Татар яшьләре үзәге җитәкчесе Миләүшә Шәрапова;
“2008 елның татар интернет активисты”: Матбугат.ру сайтын оештыручы Данил Сәфәров;
“2008 елның татар гаиләсе”: Төркиянең татар җәмгыяте активистлары Рушания һәм Куршад Алтай;
“2008 елның татар коллективы”: Бөтендөнья татар яшьләре форумы.
МА "Татар-информ", 2009 елның 9 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз