ТР Дәүләт Советында республика парламенты депутатлары катнашында семинар уза

2009 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе
9 апрель көнне республика парламентында ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашында “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары эшчәнлеген оештыруның норматив–хокукый аспектлары” дигән темага семинар уза.

Семинарда парламентның республиканың иҗтимагый–сәяси тормышында тоткан роле, шулай ук депутатлар эшчәнлеген хокукый җайга салу, закон чыгару процессы һәм сайлаучылар белән эшне оештыруга бәйле мәсьәләләр каралачак.

Семинарда катнашучылар алдында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлар һәм Дәүләт Советы Аппаратының идарә җитәкчеләре чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International