Рөстәм Миңнеханов Татарстанны чит ил гаммәви мәгълүмат чараларына тәкъдир итте

2009 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе
ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында журналистлар – чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Татарстан башкаласына ике көнлек танышу визиты белән «Reuters News», «Moscow Times», «Business New Europe», «Bloomberg» мәгълүмат агентлыклары, «Russia Today» һәм «Вести» телеканалларының хәбәрчеләре килде. Матбугат туры Россия бизнесы атналыгы кысаларында оештырылды. Татарстан Екатеринбургтан кала чит ил журналистларын кабул иткән икенче төбәк булды.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы журналистларга бүгенге көндә республикада бара торган процесслар хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, әлеге процесслар дөньядагы икътисади кризис шартларында Россиянең күп төбәкләре өчен хас.

Премьер–министр әйтүенчә, кризис барыннан да элек экспортка йөз тоткан предприятиеләргә, шулай ук Көнбатыш кредит оешмаларыннан зур күләмдә акча алып торган компанияләргә кагылды.

2008 елның дүртенче кварталында ук кайбер эре предприятиеләрнең башта – тышкы, аннары эчке базарда продукцияләренә сорау кимеде. Машина төзелеше комплексы аеруча зур зыян күрде. Моннан тыш, монопродукция эшләп чыгаручы предприятиеләрдә дә заказлар кимеде. Татарстанда “КАМАЗ” ААЌ, шулай ук “Соллерс” компаниясенең җитештерү мәйданчыкларында кризиска бәйле кыен хәл урнашты.

Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казан вертолет заводы хәтта икътисади кризис шартларында да ике ел алга заказлар белән тәэмин ителгән. Нефть чыгару предприятиеләренә килгәндә (“Татнефть” ААЌ һәм 30дан артык кече нефть компаниясе), ТР Премьер–министры фикеренчә, әлеге тармак кризиска бирешмәвен күрсәтте. Аның сүзләренә караганда, нефтьчеләр берникадәр кыскартылган рәвештә булса да инвестиция программаларының бер өлешен үти.

ТР Хөкүмәте башлыгы хәбәр иткәнчә, соңгы елларда нефть химиясе тармагының күп кенә предприятиеләре җитештерүне яңарту буенча киң колачлы программаларны гамәлгә ашырды, моның өчен җитди кредит ресурслары җәлеп ителде. Банк учреждениеләре кризис күренешләрен үзләрендә беренчеләрдән булып тойды һәм акчаларны кайтарып бирүне таләп итә башлады.

Республикада кече эшкуарлык та зыян күрде – аеруча икътисадның реаль секторына (эре сәнәгать предприятиеләре) хезмәт күрсәтү белән тыгыз бәйләнгән бизнес.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда 56 мең эшсез теркәлгән, тагын 100 мең кеше тулы булмаган эш көне режимында хезмәт куя. “Федераль Хөкүмәт тарафыннан күрелүче чаралар һәм республика дәрәҗәсендә гамәлгә ашырылучы кризиска каршы программалар безгә вәзгыятьне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә, – дип белдерде Татарстан Премьер–министры. – Бүген без федераль бюджетның ярдәмен тоябыз һәм үз проблемаларыбыз белән икәүдән–икәү калмаячагыбызны беләбез”.

Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты һәм хезмәт һәм мәшгульлек Федераль хезмәте тарафыннан имзаланган Татарстанның хезмәт базарында киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыру хакындагы килешү турында сөйләде.

Күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы (Торак–коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды кысаларында гамәлгә ашырыла, финанслауның тулай күләме – 10 миллиард сум), Түбән Камада нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексын төзү (төзелеш–монтаж эшләренең күләме 29 миллиард сум тәшкил итә), шулай ук республика социаль ипотека программасы (2009 елга билгеләнгән план – 800 мең квадрат метр мәйданда һәркем алырлык торак төзү) кебек проектлар республика халкын эш урыннары белән тәэмин итә алачак.

Журналистларның сорауларына җавап биреп, ТР Премьер–министры болай дип белдерде: “Без Америка икътисадының тотрыклы төс алуына исәп тотабыз, чөнки ул иң зурысы һәм дөньядагы хәлнең тотрыклылануы күбесенчә аңа бәйле булачак”.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук республикада кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтү программасына да җентекләп тукталды. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә эшкуарлыкны стимуллаштырырга кирәк. Технопарклар, индустриаль мәйданчыклар челтәрен булдыру кече һәм урта бизнесны үсеш өчен тиешле инфраструктура белән тәэмин итәчәк. ТР Премьер–министры “Идея” технопаркы, “Мастер” Кама индустриаль паркы, “Химград” проекты һәм югары технологияләр паркы (ИТ–парк) хакында сөйләде.

“Алабуга” махсус икътисади зонасын үстерү хакында сөйләгәндә, Татарстан Хөкүмәте башлыгы хәтта икътисади кризис шартларында да компания – резидентларның үз проектларын гамәлгә ашыруын дәвам итүен ассызыклады.

Моннан тыш, ТР Премьер–министры чит ил журналистларына республикада белем бирү кластеры төзү, югары квалификацияле эшче көчләр белән тәэмин итү, барлык дини конфессияләргә карата толерантлык сәясәтен үткәрү хакында сөйләде.

Бүген чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре Татарстан белән танышуын дәвам итә. Матбугат туры кысаларында Казан мэры белән очрашу, “Казаноргсинтез” ААЌндә булу, экскурсияләр планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International