“Татнефть” 2009 елның беренче кварталында 6,35 миллион тонна нефть чыгарган
2009 елның 8 апреле, чәршәмбе
“Татнефть” ААЌ агымдагы елның мартында 2193,8 мең тонна нефть чыгарган, бу план күрсәткеченнән 1,7 процентка артыграк. Љч ай эчендә 6348,8 мең тонна нефть чыгарылган, бу да пландагыдан 1,7 процентка күбрәк. 6417,87 мең тонна (планнан тыш – 348,76 мең тонна) нефть тапшырылган.
“Ленбурнефть” ЌЧЌ эшен исәпкә алып, 2009 елның беренче кварталында 166 мең метр җир борауланган, шуның 151 мең метры (шул исәптән 137 мең метр – эксплуатация, 14 мең метр – разведка үткәрү максатларында) “Татнефть” ААЌ өчен.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.