Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Министрлар Кабинетында ТР да цифрлы телевидение челтәрен үстерү хакында сөйләшү узды
2009 елның 7 апреле, сишәмбе
6 апрель көнне ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнехановның РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Юрий Борисов белән очрашуы вакытында республикада цифрлы телевидение челтәрен үстерү мәсьәләләре хакында сүз барды. Шулай ук 2013 елда Казанда җәйге Универсиаданы уздыру өчен телекоммуникация инфраструктурасын төзү хакында да сөйләшү булды, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, цифрлы телевидение челтәрен үстерү авыл районнары өчен аеруча актуаль. Бу проектны гамәлгә ашыру Татарстанның барлык территориясендә цифрлы телерадиочелтәрне җәелдерү мөмкинлеген бирә. Хөкүмәт башлыгы искәртүенчә, республика предприятиеләре үзебездә цифрлы телевидение өчен кирәкле кабул итү һәм тапшыргыч аппаратуларны җитештерүне компонетлар белән тәэмин итәргә әзер. “Безнең предприятиеләрнең җитештерү куәтләре аларга цифрлы телевидениене үстерү буенча төбәк программасында катнашырга, кабул итү һәм тапшыргыч аппаратураларны серияләп җитештерергә мөмкинлек бирә”, -дип билгеләп узды премьер. Хөкүмәт башлыгы 2013 елда Универсиаданы уздыру өчен кирәкле инфраструктураны (телекоммуникацияләр, челтәрләр, цифрлы телерадиотапшырулар) әзерләү мөһимлегенә аерым игътибар юнәлтте. Аның сүзләренә караганда, барлык проблемалы мәсьәләләрне чишү һәм кирәкле системаларны төзү өчен инде хәзердән үк бу мөһим чарага әзерлек кирәк. Биредә эшләнгән система алга таба Сочида кышкы Олимпия уеннарын оештыруда кулланылачак.
РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Юрий Борисов Татарстанны заманча технологияләрне кулланылышка кертү һәм телекоммуникация инфраструктурасы буенча ил төбәкләре арасында иң алдынгысы дип билгеләп үтте. Аның фикеренчә, цифрлы телевидение проектын тормышка ашыру аның өчен кирәкле кабул итү һәм тапшыргыч җиһазларны җитештерүгә үзебезнең предприятиеләрне җәлеп итәргә юл ача. Бу мәсьәләне чишүдә Телерадиотапшырулар өчен аппаратура җитештерүчеләр ассоциациясенә зур роль бирелә.
Министрлар Кабинетында узган бүгенге очрашуда Телерадиотапшырулар өчен аппаратура җитештерүчеләр ассоциациясе предиденты Надежда Вилкова да катнашты.
МА "Татар-информ", 2009 елның 7 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз