Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Бу атнада Казанда “Мәгариф. Карьера” күргәзмәсе эшләячәк
2009 елның 6 апреле, дүшәмбе
8-10 апрель көннәрендә “Казан ярминкәсе”ндә «Мәгариф. Карьера» күргәзмәсе эшләячәк. Югары сыйныф укучыларына һөнәр сайлауга юнәлеш бирүче бу күргәзмә быел 9 нчы тапкыр үткәрелә. Аны «Казан ярминәсе» ААЌ ТР Мәгариф һәм фән, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, Казан шәһәре мэриясе белән берлектә оештыра.
Бүгенге катлаулы икътисади чорда сәнәгатьнең барлык тармаклары өчен квалификацияле кадрлар әзерләү өстенлекле бурыч итеп куела. Шул җәһәттән күргәзмә эш бирүчеләрдә дә, һөнәр сайлау алдында торган мәктәп укучыларында, аларның ата-аналарында да, педагогларда да зур кызыксыну уята. Ел саен ул 40 меңнән артык кешене үзенә җыя. Ђлеге күргәзмә проекты ел саен илдәге белем бирү системасының казанышларын күрсәтә, инновацион процесслар белән таныштыра, республиканың хезмәт базарында һәм мәгариф өлкәсендәге үсеш юнәлешләрен бәян итә. Быелгы күргәзмә Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Саратов, Ульяновски, Россиянең башка шәһәрләрендәге 150 дән артык уку йорты һәм предприятие турында җентекле мәгълүмат бирүче эшлекле мәйдан булачак.
Оештыручылар бу юлы күргәзмәгә килүчеләр игътибарына 11 экспозиция тәкъдим итәргә җыена. Аларда Татарстан мәгариф системасының инновация мөмкинлекләре, республикадагы югары һәм урта махсус уку йортлары, аларга кабул итү тәртибе, мәктәп- һөнәр училищесы-урта махсус уку йорты-вуз системасында өзлексез белем бирү, чит илләрдәге мәгариф, телләрне өйрәтү үзәкләре, дәүләти һәм шәхси мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләре, фәнни әдәбият, квалификация күтәрү курслары хакында тулы мәгълүмат алырга мөмкин булачак. Моннан тыш, кадрлар агентлыклары, мәшгульлек үзәкләре, белем бирү технологияләре белән якыннан танышырга була.
Аның эшлекле өлешендә белем учреждениеләре презентацияләре, фәнни-гамәли конференцияләр, семинар, “түгәрәк өстәл” утырышлары узачак.
МА "Татар-информ", 2009 елның 6 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз