Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
“Татар моңы” Халыкара телевизион бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде
2009 елның 6 апреле, дүшәмбе
4 апрельдә М.Ќәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узган йомгаклау концерты кысаларында, яшь башкаручыларның “Татар моңы” дип исемләнгән телевизион бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде.
Ђйтергә кирәк, дүрт айдан артык вакыт дәвамында республиканың шәһәр-районнарын гына түгел, ә татарлар сибелеп яшәгән күп кенә төбәкләрне, чит илләрне шаулаткан “Татар моңы” Халыкара телевизион җыр бәйгесенең Гала-концертлары татар моңын дәвам итәрдәй яшьләрнең, талантларның барлыгына дәлил булды. Ул гына да түгел, “Татар моңы” конкурсы сибелеп яшәгән халкыбызны тагын да якынайтты, янә дә туплады.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: конкурсның сайлап алу турларында 16 яшьтән алып 30 яшькәчә булган 2 меңнән артык яшь башкаручы катнашкан.
Нәтиҗәдә, жюри тарафыннан I дәрәҗә дипломга Төмәннән бертуганнар Руслан белән Рөстәм Маметовлар, Ландыш Хуҗиәхмәтова (Казан), Марат Фәйрушин (Түбән Кама), Алинә Прокофьева (Сарман) лаек булды. II дәрәҗә диплом белән әтнәлеләр Руслан Галимуллин, Айзат Ќәлилов, Зөлфәт Фәхретдинов, Чулпан Ђхмәтҗанова (Казан), Ирек Фатыйхов (Балтач) бүләкләнде. Бәйгенең III дәрәҗә дипломы Фидан Бикмурзинга (Уфа), Резидә Ђхмәтшинага (Балтач), Игорь Дмитриевка (Питрәч), Ђхмәт Торсынтайга (Кытай) тапшырылды. Гала-концертта игълан ителгәнчә, конкурста катнашучылар арасында сабалылар шактый булган. Шуңа да кичә Саба районы хакимиятенең мәдәният идарәсенә конкурсның махсус дипломы тапшырылды. Шундый ук бүләккә Алинә Прокофьеваның укытучысы да ия булды. Яшь башкаручыларның “Татар моңы” дип исемләнгән телевизион бәйгесе ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Президенты каршындагы мәдәнияте үстерү фонды, “Салават” эстрада театры, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Татарстан — яңа гасыр” телерадиокомпаниясе белән берлектә оештырылган иде. Чарада катнашучыларның осталыгын Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов рәислегендәге мәртәбәле жюри бәяләде. Ђлеге исемлектә легендар җырчылар Илһам Шакиров, Ђлфия Афзалова, Флера Сөләйманова, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укытучылары, композиторлар да бар иде. “Телевизион форматта узган “Татар моңы” конкурсы уңышлы булды. Ул татар моңының барлыгын, яшәячәген дәлилләде”, - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева. Њз чиратында, ул әлеге бәйгенең дәвамлы булачагына өмет баглады.
МА "Татар-информ", 2009 елның 5 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз