Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүген Лениногорски районында эш сәфәрендә
2009 елның 3 апреле, җомга
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүген Лениногорски районында эш сәфәрендә. Хөкүмәт башлыгы сәфәрен “Идея Көньяк-көнчыгыш” технопаркы, анда эшләүче резидент компанияләр эшчәнлеге белән танышудан башлады, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте. Ђлеге инновация-җитештерү технопаркын “Татнефть ААЌ бнлән “Идея”технопаркы гамәлгә куйган иде. Бүген биредә теркәлү узган 4 дистәдән артык компания эшли. Шуларның яртысы – шәхси эшмәкәрләр. Премьер-министр, аерым алганда, “Агро-Идея” фирмасының авыл хуҗалыгы техникасын җыю цехын, шулай ук корпуслы мебель җыелучы мәйданнарны караган.
Хөкүмәт башлыгы сәфәре программасындагы икенче нокта – Лениногорскиның капиталь төзекләндерү алып барылучы торак йортлары. Быелгы ремонт программасына биредәге 91 торак йорт кертелгән. Премьер-министр Добролюбов урамындагы ике подъездлы 5 катлы шундый йорттагы эшләрнең барышы белән танышкан. Биредә агымдагы елның беренче кварталында кайнар һәм салкын су торбалары алмаштырылган, суның хисабын алу узеллары урнаштырылган. Ремонт эшләре икенче кварталда да дәвам итәчәк. Бу юлы йорт түбәсе һәм фасад яңартылачак.
Сәфәр барышында Хөкүмәт җитәкчесенең игътибарыннан “Татнефть” ААЌ бораулау торбаларын ремонтлау цехы белән Лениногорски нефть автоматикасы тәҗрибә заводы да калмаган. Объектларны караганнан соң, Лениногорски муниципаль районы хакимияте бинасында Министрлар Кабинетының районның социаль-икътисади үсешенә багышланган күчмә утырышы узган.
МА "Татар-информ", 2009 елның 3 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз