Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Ф.Мөхәммәтшин:“Тел белән бәйле проблемаларны хәл итү һәр граждан, һәр берләшмә өчен мөһим”
2009 елның 3 апреле, җомга
3 апрель көнне ТР Дәүләт Советы рәисе, Европа Советы Ќирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Төбәкләр палатасы Мәдәният һәм мәгариф буенча комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дуррес шәһәренә (Албания) эш сәфәре вакытында Европа төбәкләре ассамблеясенең Мәдәният, мәгариф, яшьләр һәм халыкара хезмәттәшлек буенча комитетның пленар утырышында катнашты.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Фәрит Мөхәммәтшин Алабаниягә әлеге комитет рәисе Микл-Лейтнер ханым чакыруы буенча килгән. Микл-Лейтнер фикеренчә, дөньяның бердәйләшү шартларында гомумевропа оешмаларының профильле комитетлары арасында эшлекле диалог урнаштыру зарур.
Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашучыларны Европа Советы Ќирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Төбәкләр палатасы Мәдәният һәм мәгариф буенча комитеты исеменнән сәламләп: “... заманча шартларда үзенә бертөрлелекнең мөһим нигезе булган мәдәният һәм телнең үз йөзен саклап калуга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүгә, үзеңнең традицияләреңне һәм кыйммәтләр системасын саклап калып, башка телдә сөйләшүче күршеңнең мәдәниятына карата толерант мөнәсәбәт булдыруга зур әһәмият бирелә, - дип белдерде. – Мәдәни күптөрлелек кысаларында мәдәниятара диалог идеясе тынычлыкка, бер-береңне аңлауга, кеше хокукларын хөрмәт итүгә һәм телләрне саклауга нигезләнгән дөнья корылышын тәэмин итүче мөһим фактор булып тора”.
Фәрит Мөхәммәтшин игътибарны Европаның үзенчәлекле мәдәни мирасын саклауда төбәкләрнең роленә юнәлтеп, Европа Советы Ќирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Төбәкләр палатасы Мәдәният һәм мәгариф буенча комитетының халыкара һәм төбәкара Европа оешмалары дәрәҗәсендә төбәкләрнең бердәм инициативалар системасын тәэмин итү, активрак хезмәттәшлек итү зарурлыгы турындагы фикерен җиткерде.
Фәрит Мөхәммәтшин, утырышта катнашучыларның Россия белем бирү системасындагы новацияләр, аерым алганда, белем бирү стандартларына кагылышлы сорауларына җавап биреп, тел сәясәте үзенчәлекләре һәм төбәкләрнең күпмилләтле Россия Федерациясе халыклары телләрен саклап калуның формаларын эзләүдәге тырышлыгы турында сөйләде. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, “күптөрлелекне саклап калып, телләр белән бәйле проблемаларны хәл итү һәр граждан һәм һәр берләшмә өчен мөһим”.
МА "Татар-информ", 2009 елның 3 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз