ТР Электрон сәүдә-мәгълүмат системасы эшли башлады

2009 елның 7 апреле, сишәмбе
Узган ел ахырында Интернет челтәрендә Татарстанның Бердәм инвестиция порталы (http://aidrt.ru) эшли башлаган иде. Ул республика эчендә җитештерүче һәм сатып алучылар мөнәсәбәтләренә кагылышлы 3 бүлекне берләштерә. Шуларның иң зурысы - үзебезнең җитештерүчеләрне мәгълүмати яктан агарту өчен хезмәт итүче Электрон сәүдә-мәгълүмат системасы (ЭТИС) субпорталы. Аның хәзер http://tattis.ru адресы буенча аерым сайты да гамәлдә. Ђлеге система агымдагы елның 13 мартыннан тулы куәтенә эшли башлады. Бу уникаль һәм әлегә Россиядә бердән-бер булган Электрон сәүдә-мәгълүмат системасының презентациясе февраль аенда ТР Икътисад министрлыгында узган иде инде. Бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта системаның максаты һәм бурычлары хакында журналистларга икътисад министры Марат Сафиуллин белән ТР Дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр буенча агентлыгы генераль директоры Яков Геллер сөйләде.

ТР Президенты Минтимер Шәймиев Дәүләт Советына еллык юлламасында республикада дәүләт заказы системасын мөмкин кадәр үзебезнең товар җитештерүчеләр, икътисад мөмкинлекләренә яраклаштыру кирәгенә басым ясаган иде. ТР Икътисад министрлыгы белән Дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы эшләгән Электрон сәүдә-мәгълүмат системасы шушы бурычны хәл итүгә юнәлгән. Ягъни ул, Татарстанда теркәлгән товар җитештерүчеләрдән сатып алу күләмен арттыруга ярдәм өчен уйланылган. Бу системаның бүгенге катлаулы вәзгыять шартларында ярдәм чарасы буларак әһәмияте икеләтә арта. Аңа диверсификацияле икътисад чорында предприятиеләрнең мәгълүматлылыгын арттыру бурычы да йөкләнгән. Шуңа күрә аны Татарстанда җитештерелгән продуктлар һәм хезмәтләр тәкъдим ителә торган мәгълүмат тактасы дип атарга була.

Бүгенге чынбарлык шундый: республика предприятие, оешма, учреждениеләре еш кына үз ихтыяҗлары өчен кирәкле продукцияне үзебездә аналогы була торып читтән сатып ала. Моның төп сәбәбе - аларның үзебездә җитештерелә торган продукция турында җитәрлек мәгълүматлы булмавында. Яков Геллер белдерүенчә, республикада кирәкле бөтен төр продукция җитештерелми. Шулай да республика, муниципаль бюджет акчаларына дәүләт ихтыяҗлары өчен продукция сатып алучылар һәм предприятие җитәкчеләре бер-берсенең мөмкинлекләре турында белеп торырга тиеш. Ђлеге электрон мәйдан шушы бушлыкны тутыруга хезмәт итәргә тиеш.

Ел саен дәүләт ихтыяҗлары өчен продукция сатып алуга Татарстан 50,2 млрд. сум финанслар тота. Шул акчаларның якынча 75 проценты республика җитештерүчеләре продукциясен сатып алуга китә ( ягъни 37,65 млрд. сум). Хәзер максат – аның өлешен 90 процент дәрәҗәсенә җиткерү, ди Марат Сафиуллин. Шунысы игътибарга лаек, Татарстан территориясенә уртнаштырган дәүләт финансларының һәр 1 сумыннан 11тиене кире республика казнасына әйләнеп кайта.

Бу электрон сәүдә мәйданына хәзер эре предприятиеләр, фирмалар гына түгел, юридик зат буларак оешмаган шәхси эшмәкәрләр, физик затлар да үз продукцияләре буенча заявкаларын урнаштыра алачак. “Моңа кадәрге дәүләт заказы системасында бары төп генераль подрядчы белән төзелгән контрактны гына күзәтеп барып була иде. Генераль подрядчы башка компанияләр белән субконтрактларны аерым төзи иде. Хәзерге система бу эшләрне бер электрон мәйданда башкару мөмкинлеген бирә. Ул дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алына торган продукциянең структурасын өйрәнергә, анализларга, кече һәм урта бизнеска, эре компанияләргә заказ урнаштыруның перспектив юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итә”, -ди министр. Марат Сафиуллин аңлатуынча, республика Хөкүмәте дәүләт программаларын да шушы электрон система аша тагын да ачыграк итеп гамәлгә ашыру бурычын йөкләгән. Бу республикада гамәлгә ашырылучы социаль ипотека программасына да кагыла. Хәзер аның буенча барлык дәүләт контрактлары, барлык сатып алулар шушы электрон сәүдә системасы аша алып барыла. Шушыны ук масштаблы капиталь төзекләндерү программасына карата да әйтеп була. Аның буенча контрактларны мөмкин кадәр күбрәк электрон мәйданга чыгару, шул рәвешле бу процесста катнашучыларга мәгълүмат бирү бурычы куелган. Шулай итеп, ЭТИС системасыннан дәүләт һәм муниципаль заказчылар, автоном учреждениеләр, капиталь ремонт һәм төзелеш буенча подрядчылар, корпоратив заказчылар файдалана ала. Ђлеге система Татарстанда сатыла һәм җитештерелә торган барлык продукция турында бер урында тулы мәгълүмат бирә.

“Кече һәм урта бизнеска, инвалидлар эшли торган предприятиеләргә ярдәм итү турында сүз алып барабыз. Бу системаны эшләтү аша алар да үз заявкаларын, тәкъдимнәрен туплый һәм урнаштыра ала”, -ди министр.

Аның сүзләренә караганда, ЭТИС системасының әле күптән түгел генә эшли башлавына карамастан, аның беренче уңай нәтиҗәләре күренә башлаган. Быелның 3 аенда, узган ел белән чагыштырганда, республика товар җитештерүчеләреннән сатып алулар күләме артуы күзәтелә. Иң мөһим нәтиҗә шунда: республикадан читтә урнашкан эре компанияләр, Татарстандагы дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алулар программасында катнашу өчен, яңа производстволар ачу тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итә башлаган.

Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, республика ЭТИС системасын кулланып, федераль дәүләт заказы, муниципаль заказ линияләре буенча республикада сатып алулар күләмен арттырырга ниятли. Бүген аның күләме 15 млрд. 700 млн. сум булса, аны 60 млрд.сумга җиткерү планы бар. Республика предприятиеләренә федераль, муниципаль заказлар буенча заявкаларын әзерләүдә һәм тәкъдим итүдә Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча комитет, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә булдырылган консалтинг базасы ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International