Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Т.Ларионова:“Бөтен ил белән берләшсәк кенә, 1 июнь хәйрия проектын тормышка ашыра алырбыз"
2009 елның 7 апреле, сишәмбе
“Соңгы елларда 1 июнь – Балаларны халыкара яклау көне хәйрия чаралары үткәрә торган вакытка әйләнде. Бу бигрәк тә Татарстанда Хәйрия елында ачык сизелде”, - дип белдерде бүген “Татмедиа” массакүләм коммуникация агентлыгында узган очрашуда ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова.
Эш шунда: быел республиканың Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча советы, I федераль канал белән берләшеп, 1 нче июньгә зур күләмле проектны тормышка ашырырга планлаштыра. Ђлеге проект чараларын һәм программаларын тормышка ашыру өчен барлыгы 25 млн. сум акча кирәк булачак. Бүгенге очрашуда республиканың Сәламәтлек саклау, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән министрлыклары халыктан җыелган акчаның кайда тотылачагы турында мәгълүмат бирде.
Ђлеге акчалар ятим һәм караучысыз калган, тумыштан инвалид, кичектергесез дәвалауга мохтаҗ, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны аякка бастыру, республиканың балалар белән бәйле дәвалау һәм тернәкләндерү оешмаларын кыйммәтле җиһазлар белән җиһазлау өчен кирәк.
“Без булдырабыз” дигән шигарь белән узучы әлеге проектка зур өметләр баглана. “Теләгебез бик зур. Хәзер иң мөһиме – акча җыю. Ђлеге проектны бары тик бөтен ил белән җыелып, берләшеп кенә гамәлгә кертеп була. Заманча хәйрия технологияләрен һәм булган тәҗрибәне файдаланып, уйлаганны тормышка ашырыйк”, - диде Т. Ларионова.
ИА "Татар-информ"
, 7 апреля 2009 г.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз