«Татнефть»нең Иракка кайту мөмкинлеге бар

2009 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе
"Роснефть" һәм "Татнефть" компанияләре икенче квалификацияле процесс кысаларында Компания Иракта нефть-газ чыгару урыннарын камилләштерүгә дәгъва белдерүчеләр исемлегенә кертелгән. Бу хакта Иракның Нефть министрлыгына сылтама белән Россия мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Барлыгы 38 компания гариза биргән. Россиянең ике кампаниясеннән тыш исемлеккә Казакъстанның "КазМунайГаз", Вьетнамның PetroVietnam Exploration and Production Corp., Пакъстанның "Pakistan Petroleum Ltd.", Япониянең "Japan Oil, Gas and Metals, Nayional Corp." (JOGMEC), Британиянең "Cairn Energy" һәм Џиндстанның "Oil India Ltd" компанияләре кертелгән.

Бу компанияләр лицензияләүнең икенче этабында катнаша ала. Сайлап алуның бөтен баскычларын үткән компанияләр Ирак дәүләте нефть компанияләренә һәр проектта 25 процент тирәсе табышны бирергә тиеш була.

Искә төшереп үтәбез, Иракта 2003 елның язында башланган сугышка кадәр "Татнефть" скважиналар бораулау буенча килешүне имзалаган иде. Компания белгечләре тарафыннан әзерлек эшләре алып барылган, мәгълүмат җыелган һәм өйрәнелгән, үзләштерүнең техник-икътисади нигезләмәсе эшләнгән, илнең нефть табу урыннарында һәм блокларында эшләү буенча килешү расланган. Ђмма Иракка карата халыкара санкцияләр булу сәбәпле, "Татнефть" блокларда эшләүгә керешмәде.

Бораулау буенча килешүләрнең берсендә "Зарубежнефть" белән бергә Ирак Нефть министрлыгының “Төньяк нефть компаниясе” өчен 45 скважина, икенчесендә мөстәкыйль рәвештә шул ук компания өчен 33 скважина төзергә тәкъдим ителгән иде. "Татнефть" беренче килешү нигезендә 2 скважина гына борауларга, ә икенчесендә җиһазлар гына сатып алырга өлгергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International