Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Бүгеннән «Студент язы-2009» конкурсы башлана
2009 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе
2-20 апрель көннәрендә «Студент язы-2009» XV Казан вузара фестиваленың конкурс көннәре үткәрелә, Гала-концерт исә 30 апрельдә Казан дәүләт университетының «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында була. Фестивальда җиңүчеләр бу юлы Казанда үткәреләчәк «Россия студент язы-2009» Бөтенроссия фестиваленда катнашу хокукына ия була.
Татарстан башкаласындагы 23 югары уку йорты арасында уздырыла торган әлеге фестивальны Казан шәһәре мэриясе, шәһәрнең балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты, югары уку йортларының студентлар клублары белән эшләү буенча үзәге һәм республиканың югары уку йортлары белән берлектә оештырган. Ел саен 45 меңләп студент һәм югары уку йортлары укытучылары әлеге фестивальда катнаша, тамаша залларына 17 меңнән артык кеше җыела һәм фестивальның популярлыгы Казан яшьләре арасында елдан-ел арта бара.
Мэриядән алынган әлеге мәгълүматта шулай ук узган елгы фестивальдан башлап журналистика буенча кертелгән конкурс эшләре нигезендә быел «Веснушка» студентлар газетасы чыгачагы, конкурс һәм фестиваль барышында төшерелгән фоторепортажлар күргәзмәгә куелачагы, ә видеорепортажлар телевидение буенча күрсәтеләчәге турында хәбәр ителә.
МА "Татар-информ", 2009 елның 2 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз