Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Татарстанга Австрия, Германия, Швейцария, Голландиянең хәрби атташелары делегациясе килде
2009 елның 1 апреле, чәршәмбе
Татарстанга Австрия, Германия, Швейцария һәм Голландиянең хәрби атташелары делегациясе килде. Сәфәрнең максаты – Татарстан, аның икътисади, сәнәгый потенциалы белән якыннан танышу. Составында Австрия Республикасы Илчелеге каршындагы оборона мәсьәләләре буенча атташе Эрих Зимбюргер, Швейцария Конфедерациясе, ФРГ, Нидерланд Корольлеге Илчелекләре каршындагы оборона мәсьәләләре буенча атташелар – Урс Зульзер, Оливер Вельниц, Рейн Схравендеел булган делегация сәфәрне ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында очрашудан башлады. Министр урынбасары Линар Латыйпов аларга Татарстанның географик урыны, икътисади һәм сәнәгый куәте, биредә яшәүче милләтләр һәм конфессияләр хакында җентекле мәгълүмат бирде.
Австрия Республикасы Илчелеге каршындагы оборона мәсьәләләре буенча атташе Эрих Зимбюргерның Казанга 3 нче тапкыр килүе. Күптән түгел генә ул Австриянең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе җитәкчелегендәге делегация белән бездә булып киткән иде. Калган атташеларның бу - Татарстанга тәүге сәфәре. Эрих Зюмбергер аңлатуынча, Россия Мәскәү белән генә чикләнми. Ул үзе Россиядә 6 ел эшләү дәверендә төрле делегацияләр составында Калининградтан Владивостокка кадәр төбәкләрдә булырга өлгергән. “Россия климатик зоналары, анда яшәүче халыкларның күптөрлелеге, төбәләре белән аерылып тора. Ђлегә без бу ил турында аз беләбез”, - дип белдерде ул очрашуда. Атташелар, елга бер тапкыр, Россиянең аерым бер төбәгенә танышу сәфәре белән чыгуны традиция итеп алган. Татарстан аларда төньяк белән көньякны, көнчыгыш һәм көнбатышны тоташтыручы Россия үзәге буларак зур кызыксыну уята. Кунакларны республиканың бренды булган предприятиеләрнең 3 се - “КАМАЗ”, “Түбән Кама нефтехим”, “Казан вертолет заводы” ААЌ аеруча кызыксындырды. Алар сәфәр барышында Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында әлеге предприятиеләр вәкилләре белән адреслы очрашулар да уздырачак.
Ике көнлек сәфәр программасына шулай ук ТР Президенты каршындагы Халыкара мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов белән очрашу, Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете белән танышу каралган.
МА "Татар-информ", 2009 елның 1 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз