Опера һәм балет театрының опера труппасы Португалиягә китте
2009 елның 1 апреле, чәршәмбе
М.Ќәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының опера бүлеге Португалиягә гастрольләргә юл алды. 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк сәфәр барышында труппа Дж.Вердиның “Аида” операсын тәкъдим итәчәк.
2-3 апрель көннәрендә сәнгатьчеләр Лиссабонның Coliseu dos Recreios
театрында, 5се көнне Коимбра шәһәрендә, Teatro Gil Vicente театры сәхнәсендә, 7-8е көннәрендә Порто шәһәренең Coliseu do Porto
театрында, 9ында Брага, 10-11 апрельдә — Фаро һәм 12сендә Портимао шәһәрләрендә чыгыш ясаячак.
Гастрольләргә театр солистлары Михаил Казаков һәм Светлана Смирнова, Ђхмәт Агади (Мариин театры), Георгий Ониани (Алмания), Дина Хәмзина (Казакъстан), Татьяна Богачева (Мәскәү), Оксана Крамарева (Украина), Сергей Ковнир (Украина), Юрий Нечаев (Мәскәү, Зур театр), Екатерина Егорова (Михайлов театры) һәм театр хоры җәлеп ителгән.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.