Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
“Россия студентлар язы – 2009” фестиваленең финалы майда Казанда уза
2009 елның 1 апреле, чәршәмбе
Агымдагы елның 13-19 маенда Казан шәһәре студентлар иҗатына ярдәм итүче “Россия студентлар язы – 2009” фестивале финалына чыгучыларны кабул итәчәк. Ђлеге фестивальнең финалы май аенда Татарстан Республикасы башкаласы Казанда узачак. Бүген оештыру комитеты әгъзалары ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә фестивальгә әзерлек һәм уздыру мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев хәбәр иткәнчә, Казан инде 2001 елда “Россия студентлар язы” фестивалендә катнашучыларны кабул иткән иде.
Гомумән алганда, фестиваль үз эченә 62 – төбәк һәм 11 төбәкара проектларны ала. Ел саен чараларда бөтен ил буенча 200 мең студент катнаша. Татарстан яшьләре шулай ук фестиваль программаларында актив катнаша – чараларга 23 вуз коллективын җәлеп итү көтелә. Быел “Россия студент язы – 2009” фестивале 13-19 майда узачак. Студентлар коллективлары 13 майда килә башлый. Фестиваль 14 майда тантаналы рәвештә ачылачак. Шул ук көнне фестивальдә катнашучылар һәм Казан вузлары студентлары Татарстан башкаласы урамнары буйлап сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен акциягә чыгачак.
Аннан соң 15, 16 һәм 17 майда иҗат мәйданчыкларында конкурслар һәм башка чаралар булачак. 18 майда фестивальгә нәтиҗәләр ясалачак, гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү булачак.
Казанга фестивальгә кунак булып Россиянең атказанган артисты Андрей Биль, хореограф Егор Дружинин, шоумен Сергей Минаев, пародист Александр Песков киләчәк. “Россия студентлар язы - 2009” кысаларындагы чараларда РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко һәм башкалар катнаша.
Фестивальнең сметасы федераль, республика һәм муниципаль бюджетлар чараларыннан формалаштырылган. Андрей Кондратьв билгеләп үткәнчә, фестивальнең конкурслар барган мәйданчыкларыннан турыдан-туры Интернет-трансляцияләр оештырырга планлаштырыла. Конкурслар С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында, “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында, УНИКС концерт-спорт комплексында, В.Качалов һәм Г.Камал исемендәге драма театрларында, “Ак Барс” яшьләр үзәгендә узачак.
МА "Татар-информ", 2009 елның 1 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз