Равил Моратов Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты

2009 елның 1 апреле, чәршәмбе
31 мартта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә. Ул анда “Яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү системасын камилләштерү турындагы” мәсьәлә буенча Россия Федерациясе Дәүләт Президиумын әзерләү буенча эшче төркем утырышында катнаша.

Эшче төркемне Волгоград өлкәсе хакимияте җитәкчесе Николай Максюта җитәкли. Төркем составында Россия оборона министры урынбасары Николай Панков, Россия Президенты киңәшчесе Морат Зязиков бар, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International