Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
“Ту–334” самолетының киләчәк язмышы заказларга бәйле, дип саный Виктор Христенко
2009 елның 1 апреле, чәршәмбе
Бүген министр Виктор Христенко җитәкчелегендәге Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы делегациясе “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААЌндә булды. Авиапредприятиенең очыш кырында Виктор Христенко “Ту–334” һәм “Ту–214” авиалайнерларын карады. Чарада ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Самолетлар белән танышканнан соң ТР сәнәгать һәм сәүдә министры журналистлар белән очрашты. “Ту–334” авиалайнерының киләчәге бар”, – диде ул. Ђмма, министр фикеренчә, бу машинаның киләчәге күп яктан заказларга да бәйле. “Ђлеге самолетка ныклы заказлар, килешүләрнең булуы – әлеге модельне җитештерүгә әзерләү өчен кредит ярдәмен оештыруга бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә төп ачкыч. Хәзерге вакытта кризиска бәйле рәвештә ныклы заказлар портфелен формалаштыру бер дә җиңел түгел. Бөтен проблема заказларга кайтып кала”, – дип ассызыклады Виктор Христенко.
Журналистларның заказлар белән ярдәм итүгә кагылышлы сорауларына җавап биреп, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры, беренче чиратта, әлеге мәсьәләне РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, хәтта Хөкүмәткә дә түгел, ә турыдан–туры “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААЌнә һәм Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясенә формалаштырыга кирәк, дип ассызыклады. “Продукцияне базарда сату – беренче бурыч”, – диде ул.
Предприятие хәзерге вакытта РФ Президенты Аппараты өчен берничә “Ту–214” самолетына заказ үти. “Дәүләт сатып алулары мәсьәләсе күпкә гадирәк, әмма ул берничә данә машина белән үлчәнә. Бу очракта төп мәсьәлә – самолетларны базарга чыгару һәм машиналарга ныклы заказлар алу. Бүген берәүгә дә җиңел түгел, шул исәптән авиатөзелеш тармагына да”, – дип билгеләп үтте ул.
“Самолет алда планлаштырылган барлык характеристикаларга да туры килә, ул сынауны уңышлы узды. Хәзер заказчылар гына табасы кала, машинаның сыйфатын кулланучы бәяләргә тиеш”, – дип сүзен йомгаклады В.Христенко.
“Ту–334” авиалайнеры күп кенә күрсәткечләр буенча үз тиңдәшләреннән өстен тора. Очуның ераклыгы 5 мең чакрымнан артык тәшкил итә, ә өстәмә ягулык бакларын туктаткан очракта 7 мең чакрымга кадәр җитә. Авиалайнер 100гә якын пассажирны сыйдыра, бу исә предприятиегә “Ту–334”нең төрле модификацияләрен (махсус заказ буенча VIP-версияне дә кертеп) чыгаруны җайга салырга мөмкинлек бирәчәк. Мондый класстагы беренче самолетны 2010 елда эшләп чыгару күздә тотыла.
МА "Татар-информ", 2009 елның 31 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз