М.Шәймиев: "Җиңүче халыкка һәм аның армиясенә дан һәм хөрмәт!"

2009 елның 9 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы башкаласы Казанда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 64 еллыгы хөрмәтенә Җиңү парады булды.

Казанның Меңьеллыгы исемендәге мәйданда хәрби темага багышланган күп санлы күргәзмәләр белән казанлыларны һәм башкала кунакларын каршы алган бәйрәм чаралары 6 сәхнәдә бер-бер артлы, аннары берьюлы сәхнәләштерелгән тамашалар белән башланып китте. Сугышның хәлиткеч вакыйгалары, шул исәптән Ленинград блокадасын өзү кебек ил тарихында булган хәлләр, Җиңү шатлыгы китергән 1945 елның мае көннәре яктыртылган сәхнәләштерелгән тамаша сугыш һәм тыл ветераннарының хатирәләрен яңартса, үсеп килүче буында Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын бербөтен итеп күзалларга мөмкинлек бирде. Сугыш еллары һәм хәрби темага иҗат ителгән җыр-биюләр белән үрелеп барган бәйрәмдә Татарстанның 1 меңнән артык сәхнә осталары - музыкантлар, артистлар чыгышларын "тере" тавышка башкаруы, 3 оркестр уйнап торуы Җиңү бәйрәмен үтә тәэсирле итте.

"Хөрмәтле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, хөрмәтле ватандашлар, Казан гарнизоны хәрби хезмәткәрләре, татарстанлылар! - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев үзенең рәсми чыгышында. - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 64 еллыгы белән ихлас йөрәктән котлыйм. Шундый ук язгы көнне, 1945 елның 9 маенда, кешелек дөньясы тарихындагы иң канкойгыч бәрелеш тәмамланды. Безнең данлы армия аяусыз сугышлар белән дөньяны фашизмнан арындырып, шул ук вакытта безнең ирегебезгә һәм бәйсезлегебезгә кул сузарга теләгән һәрбарчасына үтемле гыйбрәт күрсәтеп, Берлинга кадәр батырларча юл узды", - диде Президент.

"Ватан азатлыгы өчен сугыш кырларында ятып калган, ил һәм киләчәк буыннар иминлеге бәрабәренә гомерен биргәннәр халык хәтереннән җуелмас. Ленинград блокадасы беркайчан онытыласы юк. Дистәләрчә миллион әрәм ителгән кеше гомере, дистәләрчә мең авыллар һәм салалар, көлгә әйләнгән мәдәни байлыклар - менә мәрхәмәтсез сугыш китергән нәтиҗә шул... Бөек Ватан сугышы геройлары һәм гаепсез корбаннары беркайчан онытылмас!" - дип басым ясап әйтте Президент М.Шәймиев һәм, аның соравы буенча, мәйдан сугыш корбаннары истәлегенә бер минут тынлыкка тукталды.

Сүзен дәвам иттереп, Илбашы: "Сугыш җаннарыбызга мәңге төзәлмәс яралар салды, гаиләләрне таркатты: газиз балаларны, аталарны, аналарны, дусларны, якыннарны рәхимсез рәвештә вакытсыз тартып алды. Бөек Ватан сугышы фронтларында Татарстаннан 700 меңнән артык кеше китте, аларның яртысы диярлек сугыш кырларында ятып калды. Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров, Газинур Гафиятуллин һәм башка батырларның исемнәре мәңгелек данга күмелде. Аларның тиңдәшсез батырлыгы сугыштан соңгы буыннар өчен бүгенге көнгәчә үрнәк булып тора... " - дип ассызыклады.

Тылда фидакарь хезмәт куйган ветераннарга мөрәҗәгать итеп, М.Шәймиев: "Сез тәүлек буе станоклар, операция өстәлләре янында, колхоз басуларында, конструкторлык биналарында, газета редакцияләрендә ару-талуны белмичә хезмәт иттегез. Нәкъ менә сезнең сабырлык, чыдамлык, тырышлык нәтиҗәсендә армия һәм халык бербөтен булып шушы данлы Җиңүгә иреште. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле хезмәт тыл, хезмәт ветераннары!" - диде.

"Җиңүче халыкка дан һәм хөрмәт! Ватанны чиксез яраткан, зур батырлык күрсәткән һәм курку белмәгән мөхтәрәм ветераннар - фронт һәм тыл хезмәтчәннәре алдында без башыбызны иябез. Күгебез бүгенгедәй тыныч һәм тормышыбыз имин булсын!" - дип теләде Президент.

"Кадерле дуслар! Илебез Бөек Җиңүнең 65 еллык юбилеен аеруча киң итеп, олылап бәйрәм итәргә әзерләнә. Нәкъ менә биредә - чәчләренә чал кунган ветеран, хәрби хезмәткәр, яшь курсант бергә булган урында тулы чорларны һәм буыннарны берләштергән патриотик рух аеруча нык сизелә", - дигән фикерен белдерде Президент. Аның сүзләренчә, дәүләт интереслары бөек традицияләргә тугры булырлык һәм алга таба да халкыбызның тыныч тормышын гарантияләрлек заманча һәм сугышларга сәләтле армия булдыруны таләп итә. Шуңа күрә киләчәктә дә яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә өстенлекле игътибар бирелчәк. "Безгә мирас итеп бирелгән Бөек Җиңү байрагы һәрвакыт ышанычлы кулларда булыр! Җиңүче халыкка һәм аның шанлы армиясенә дан!" - дип янә котлау сүзләре белән чыгышын төгәлләде ТР Президенты.

Россия һәм Татарстан дәүләт гимннары яңгыраганнан соң, Казанның Меңьеллыгы исемендәге мәйданда Казан гарнизонының хәрби частьләре, Казан хәрби училищелары, милиция хезмәткәрләре, кадетлар һәм студентлар катнашында хәрби парад башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International