Шатлык һәм күз яшьләрен берләштергән Бөек Җиңү көне шул данлы елларның тере шаһитларын кадерләү, үлгәннәрне искә алып, хөрмәтләү көне. Бүген иртән республика җитәкчеләре һәм киң җәмәгатьчелек башкаланың Җиңү паркына хәтер яңартырга җыелды. ТР Президенты Минтимер Шәймиев Дан аллеясендәге Мәңгелек ут янына һәм Тол хатыннар, аналар истәлегенә куелган һәйкәлгә веноклар салды. Хәтер чарасында шулай ук Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Федерация Советындагы вәкилләре, Татарстаннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутатлары һ.б. катнашты.
Бөек Ватан сугышына Татарстан 700 меңгә якын улын һәм кызын озаткан. Аларның 300 меңнән артыгына туган илләренә кайту насыйп булмаган. 200 якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, 50 татарстанлы Дан орденының тулы кавалеры була, йөз меңнән артык якташыбыз орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә.
Башкаланың Җиңү Паркындагы Дан аллеясендә Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары булган 200 дән артык якташыбызның исемнәре мәңгеләштерелгән. Аннан ерак түгел генә урнашкан кайгылы хатын-кызны гәүдәләндергән һәйкәл яу кырында башларын салган сугышчыларның тол хатыннары һәм аналары истәлегенә куелган.