Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Р.Миңнеханов: “Кулланучылар кооперациясен үстерү буенча максатчан программа кирәк”
2009 елның 7 апреле, сишәмбе
Ил күләмендә кулланучылар кооперациясен, инфраструктураны үстерүгә кагылышлы аерым программа кирәк. Бүген Россия кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең Казанда узучы еллык җыелышында ясаган чыгышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. “Корстон” комплексы залында узган чарада РФ Кулланучылар кооперациясе Њзәк берлеге Советы рәисе Евгений Кузнецов, төбәкләрдәге кулланучылар берлекләре җитәкчеләре катнашты.
7 ел шушы тармакта эшләп, тәҗрибә туплаган кеше буларак, Рөстәм Миңнехановка кулланучылар кооперациясе проблемалары яхшы таныш. “Заманында бу тармак базар мөнәсәбәтләре ныклы үсеш алган структура саналды. Шул ук вакытта ул һәрвакыт социаль бурычны үтәде. Бүген кайбер җирләрдә кулланучылар кооперациясенең төп вазифасының нинди икәнен онытып җибәрәләр. Ләкин ничек кенә булмасын, республикада, ил күләмендә кулланучылар кооперациясе системасы саклап калынды. Ләкин дәүләт, муниципалитетлар тарафыннан ярдәм булмый торып, бу тармак алдына куела торган бурычларны чишәргә авыр булачак”, -дип белдерде Премьер-министр. Аның сүзләренә караганда, кулланучылар кооперациясе социаль вазифа үтәп килде һәм ул шулай булачак та. Аннан башка, бигрәк тә авыл кешесенең проблемаларын чишеп булмый. Авыл җирендә сәүдәне оештыру өчен, халыктан җитештерелгән артык продукциясен сатып алу ягыннан да кулланучылар кооперациясенә сорау зур. Хөкүмәт башлыгы фикеренчә, авыл җирләрендә продукция һәм чимал әзерләү системасы һәрвакыт кулланучылар кооперациясе карамагында булды һәм ул шулай булып калырга тиеш. Бу, үз чиратында, авылларда эре шәхси хуҗалыкларны үстерергә ярдәм итәчәк. Ђлегә республикада чимал әзерләү әйләнешенә шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән ресурсларның 12 процент чамасы гына җәлеп ителә. Ђ ресурсларның мөмкинлекләре бик зур, дип саный Хөкүмәт башлыгы. Аның ассызыклавынча, бүген кулланучылар кооперациясе башкара торган эшләр күп вакыт икътисади яктан файдалы түгел. Шулай да Татарстан тәҗрибәсе күрсәткәнчә, аның авыл җирендә альтернатив вариантлары юк. “Љлкәне үстерүне лозунглар аша гына хәл итеп булмый. Ил күләмендә кулланучылар кооперациясен үстерүгә кагылышлы максатчан программа кирәк”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук кулланучылар кооперациясен дәүләт заказы белән тәэмин итү мәсьәләсен дә күтәрде. Моның өчен сатып алулар системасын оештырырга кирәк. Бу кооперация өчен зур резерв булачак.
Татарстан кулланучылар берлегенә килгәндә, ул бүген Россиядә алдынгылар сафында санала. Премьер аның бүгенге эшчәнлеген 90 еллар башындагы эшчәнлек үрнәгендә оештыррга кирәк дип саный.
Россия Кулланучылар кооперациясе Њзәк берлеге Советы рәисе Евгений Кузнецов җитәкчелегендә Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнашучылар иртәгә урыннарга чыгып, Биектау, Саба, Балык Бистәсе кооператорларының эш тәҗрибәсе белән танышачак.
МА "Татар-информ", 2009 елның 7 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз