Шул ук вакытта, РФ Мәдәният министры мәдәният һәм сәнгатьнең һәркемгә аңлаешлы булырга тиешлегенә дә басым ясап, бу өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакының аз булуын да билгеләп үтте. Ђйтергә кирәк, Татарстанда музей хезмәткәрләренең хезмәт хакы беркадәр югары, А.Авдеев моңа да басым ясады.
Њзенең чыгышында ул мәдәниятнең нинди генә шартларда да, кешелекне рухландыруда, аның бәхетле итүдә роль уйнарга тиешлеген белдерде һәм Татарстандагы хезмәттәшләренә уңышлар теләде.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.