Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Р.Миңнеханов: “Ел ахырына Универсиаданың объектларын проектлаштыруны тәмамлый алабыз"
2009 елның 24 марты, сишәмбе
23 мартта Сочида Физкультура һәм спорт советы утырышында Татарстанның Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 2013 елгы Универсиадага әзерлек турында чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Дмитрий Медведевка, Хөкүмәт җитәкчесе Владимир Путинга 2013 елда Универсиада үткәрү хокукы өчен көрәштә теләктәшлек күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
ТР Премьер-министры Универсиаданы оештыру комитетына 64 спорт корылмасының исемлеге һәм кайда урнашуы турында мәгълүмат тапшырылды, дип белдерде. Р.Миңнеханов сүзләренчә, бу исемлектәге 28 объект эшли инде, шулай ук федераль бюджет хисабына төзелергә тиешле объектлар исемлеге әзер.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 17 мартта Россия Хөкүмәте җитәкчесенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов рәислегендә оештыру комитеты утырышы үтте. Анда объектлар исемлеге һәм федераль бюджет хисабына төзелергә тиешле объектлар исемлеге дә расланган.
Казан мэриясе яңа объектлар өчен гомуми кадастра хакы 18,2 миллиард сум булган 136 га җир участогы бүлеп бирде. Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Универсиада объектларын инженер челтәренә тоташтыру буенча техник шартлар тудырылган. “Шулай итеп, үз вакытында финанслаган очракта агымдагы елда Универсиаданың барлык объектларын проектлаштыруны тәмамларга һәм 16 яңа спорт объекты төзелеше эшләрен башларга мөмкинлек бирә торган эшләр комплексы башкарылды”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Хөкүмәте Рәисе утырышта катнашучыларга республика җаваплы булган спорт объектлары төзелеше хакында мәгълүмат бирде. Спорт комплексы 2009 елның көзендә, Көрәшчеләр сарае 2009 ел ахырында, Теннис академиясе 2010 ел ахырында төзелеп бетәчәк. 2013 елга кадәр юл-урам челтәрен һәм Казанның пассажирлар транспорты системасын үстерү программасын эшләү дәвам итә. Хисап 15 апрельгә кадәр тәкъдим ителәчәк.
Р.Миңнеханов сүзләренчә, республика “Казан” Халыкара аэропортын модернизацияләүгә аеручы игътибар бирә. Ул тулысынча шәхси инвесторлар исәбенә башкарылачак. Инвестпроект әзерләнгән инде. Төп компетенцияләр турындагы килешү нигезендә Универсиаданың башкару дирекциясе оештырыла, гамәлгә куючылар – Россия Хөкүмәте, Россия студентлары спорт берлеге, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Казан мэриясе.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 24 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз