Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанга FISU вәкилләре килде
2009 елның 28 апреле, сишәмбе
27 апрель көнне иртән Казанга FISU ның генераль секретаре Эрик Сантрон белән җәйге Универсиадалар директоры Марк Вандеплас килде. Сәфәрнең максаты – 2013 елгы җәйге Универсиада объектлары, яңа спорт корылмалары төзелеше өчен бүленгән мәйданнар белән танышу. Бүген кунакларны Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Очрашуда Казандагы спорт объектларын 2013 елгы Халыкара Студентлар спорты уеннарына әзерләү хакында сүз барды, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте. Очрашуда шулай ук ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, “2013 ел Универсиадасы дирекциясе” МУП директоры Владимир Леонов, Россия студентлар спорты берлеге президенты- FISU Башкарма комитеты әгъзасы Олег Матыцин катнашкан.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы FISU вәкилләрен шушы елның октябрендә Казанда узачак “Россия – спорт державасы” дигән I Халыкара форумга чакырган. Премьер-министр белдерүенчә, башкалада Универсиада объектлары төзелеше график буенча бара. Аның сүзләренә караганда, федераль структуралар белән хәл итәсе перспектив темаларның берсе – Татарстан башкаласының 2013 елга транспорт инфраструктурасын әзерләү булачак.
Бүген иртән Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында FISU вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Аның барышында җәйге Универсиада директорына спорт объектларының әзерлеге, оештыру эшләренең барышы турында мәгълүмат бирелеп, Казан Универсиадасы программасына кертеләчәк өстәмә спорт төрләре хакында фикер алышу булган.
Иртәгә кунаклар спорт корылмаларында, аерым алганда, Њзәк стадион, Ќиңел атлетика манежы, Баскет-холл, Чирәмдәге хоккей үзәге, “Татнефть-Арена”да, “Хезмәт резервлары” стадионында, “Олимп” спорт комплексында булырга ниятли. Көннең икенче яртысында FISU делегациясе вәкилләре күргәннәрдән алган тәэсирләрен журналистларга җиткерәчәк.
МА "Татар-информ", 2009 елның 27 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз