Минтимер Шәймиев: “2011 елда XXVI Бөтенроссия Җәйге Универсиаданы Казанда үткәрү өчен көрәшү – бүгенге көндә республика алдында торган төп максатларның берсе”

2006 елның 15 августы, сишәмбе

15 август көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашында “2011 елда XXVI Бөтенроссия Җәйге Универсиада үткәрү урыны итеп Казанны билгеләү процессын оештыру һәм аны тормышка ашыруны тәэмин итү турында” киңәшмә булып узды.

Киңәшмәдә хакимиятнең федераль органнары ягыннан РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасының физик тәрбия, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов, РФ Физик тәрбия һәм спорт буенча федераль агентлыкның физик тәрбия идарәсе башлыгы Станислав Бирюков, ТР ягыннан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Президент Аппараты хезмәткәрләре, министрлык җитәкчеләре катнашты.

Билгеле булганча, Татарстан Республикасы, 2011 елда XXVI Җәйге Универсиаданы Казанда уздыру өчен Халыкара студент спорт берлегенә гариза-досье тапшырды. Досье FISU ның ике рәсми телендә – инглиз һәм француз телләрендә, буклет һәм 10 минутлык фильм рәвешендә җибәрелгән. Досье спорт, транспорт, кунакханә инфраструктурасы, куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары, медицина хезмәте, массакүләм-мәгълүмат чараларына кагылышлы анкета сорауларына тулы җаваплардан гыйбарәт. Россиядән тыш, Универсиада-2011не үткәрүгә Испаниянең Мурсия, Тайваньның Каошинь, Кытайның Шенжень һәм Польшаның Познань шәһәрләре тәкъдим иткән.

Минтимер Шәймиев Татарстан данын яклаучы спортчыларның һәм командаларның казанышлары, республиканың спорт корылмаларына бай булуы, төрле спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылу, Казанның меңъеллык шанлы тарихы, республиканың социаль-икътисади торышы, эре предприятие һәм оешмалар, алар кулы астында җитештерелә торган конкурентлыкка сәләтле тауарларның, гомумән әйткәндә, Татарстан горурлана алырлык казанышларның Бөтендөнья Универсиадасын Казанда уздыру өчен җирлек тудыруын һәм моңа башлыча барлык шартларның да булуын ассызыклап үтте. “Без Универсиада үткәрүгә дәгъва кылуыбыз белән дөрес адымга бардык, ятып калганчы атып калырга кирәк”, - дип сүзләрен татар халык мәкале белән раслады республика җитәкчесе. “Үз-үзебезгә ныклы ышанудан башка үзебезне тәкъдим иттек дип әйтеп булмый, билгеле, моңа алыну үзе зур ихтыяр көче, теләк һәм ышанучанлык таләп итә. Җиңүгә дәгъва кылучылар сафына нигә әле безгә дә басмаска һәм шундый зур күләмдәге вакыйга урыны өчен ахыргача көрәшмәскә ”, - дип Минтимер Шәймиев төп максатның асылын да билгеләде. Аның сүзләренә караганда, уңыш җиңел генә бирелми, моңа ирешү өчен проблемаларны җиңеп чыгу мәслихәт.

РФ Физик тәрбия һәм спорт буенча федераль агентлыкның физик тәрбия идарәсе башлыгы Станислав Бирюков, төп җитди көндәш итеп Испаниянең Мурсия шәһәрен атады. Аның сүзләре буенча, Испаниянең Ауропа Берлегенә керүе дә зур өстенлек булып санала икән. Виза кирәкмәү дә – катнашучылар өчен зур өстенлек. Станислав Бирюков ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариевның бу эшкә җентекләп тотынганын ассызыклады.

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Татарстан башкаласының бу әһәмиятле вакыйга урыны булу өчен дәгъва кылырга хаклылыгын исбатлап, республиканың ресурсларга шактый бай булуына басым ясады. Татарстанда физик тәрбия һәм спорт үсеше дә өстенлекле юнәлешләр рәтендә. Бу фикерен ул Россия спортчыларының алтын медальләр алуындагы казанышлары белән дәлилләде. Мисал өчен җиңел атлетика буенча Ауропа чемпионы исеменә лаек булган Елена Мигунованы китереп узды. “Җәйге Универсиада программасында җиңел атлетика, йөзү, футбол, волейбол, фехтование, дзюдо, суга сикерү кебек спорт төрләре гамәлдә тора, Универсиада 2011 елда Казанда узган очракта, без өч спорт төре – авыр атлетика, стенд атышы һәм билбау көрәшен тәкъдим иттек”, - диде ул.

Мәгълүм булганча, Бөтендөнья Универсиадасы – мөһимлеге, масштаблылыгы һәм дәрәҗәсе буенча Олимпия уеннарыннан соң икенче халыкара спорт чарасы булып исәпләнә. Бөтендөнья Универсиадасын уздыру вакытыннан башлап, аның популярлыгы үсә бара. Катнашучылар санына караганда, былтыр августта Төркиянең Измир шәһәрендә узган җәйге Универсиадада 7805 кеше теркәлеп рекорд куелган. Үзләрен тәкъдим иткән илләр буенча рекордка 2003 елда Дэгуда (Көньяк Корея) ирешелгән (174 ил). Якын арада Бөтенроссия Кышкы һәм Җәйге Универсиадаларның 2007 елда Бангкок һәм Туринда узачагы билгеле. Казанны Җәйге универсиада уздыру урыны буларак бәяләү өчен FISU әгъзалары октябрь ае уртасында киләчәк һәм 2007 елның гыйнварында төп нәтиҗә ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International