5 август көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев эшлекле сәфәр белән республиканың Чистай районында булды.

М.Шәймиев япма түбәле Боз сарае төзелешен башлап җибәрү тантанасына катнашты. 1000 урынга исәпләнгән комплекста баскетбол, волейбол, мини-футбол кырлары, теннис корты һәм машиналар кую урыннары булдырылачак. Төзелеш 2007 елны тәмамланыр дип көтелә. Хәзерге вакытта комплекс төзеләчәк микрорайонда 15 мең кеше яши һәм алга таба аны үстерү күздә тотыла.
Президент үз чыгышында шәһәрдә социаль өлкәдәге проблемаларның күплегенә басым ясады. "Без аларны акрынлап чишәбез, - диде М.Шәймиев. - Моннан берничә ел элек Чистайдагы торак мәсьәләләре белән танышкан идем. Хәзер бу өлкәдә күп эшләндә. Шулай да заманча шәһәр булсын өчен әле күп тырышырга кирәк. Чистай - республика әһәмиятендәге шәһәр", - дип белдерде ул. "Яшьләргә спорт белән шөгыльләнергә шартлар булдырырга кирәк. Аларның сәламәт теләк-омтылышларына колак салмасак, барлык тырышлыгыбыз юкка чыгачак", - дип аңлатты Президент.
ТР Президенты районның тузган торакны бетерү программасы буенча төзелгән йортларны карарга баргач, халык белән дә очрашып сөйләште. Бүгенге көндә чистайлыларга ул социаль ипотека программасында активрак катнашырга кушты.
Әңгәмәдә Минтимер Шәймиев илкүләм проектларга тукталды. Хәзер һәр кешенең үз табибы булачагын, республика медицинасына һәр авыруга барып җитү бурычы куелганлыгын, районнарның үзәк хастаханәләре, республика хастаханәләре дөнья таләпләренә җавап бирерлек заманча медицина технологияләре белән җиһазландырылачагын ассызыклады. "Медицина хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артачак, шул ук вакытта аларның эш күләме һәм җаваплылыгы да зуррак булачак", - диде М.Шәймиев.
Яшьләр белән очрашып исә президент аларның мәктәп белеме белән һәм Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре белнә кызыксынды. Бу уңайдан М.Шәймиев тагын бер кат: "БДИга безнең үз карашыбыз бар. Алга таба да Татарстан бу тәҗрибәдә катнашачак. Шулай да авыл мәктәпләрен тәмамлап чыккан яшьләр өчен югары уку йортларына максатчат кабул итү системасын эшләргә кирәк булачак", - диде М.Шәймиев.
Аннан соң Татарстан Президенты "Батыр" дип исемләнгән яңа балалар спорт комплексын ачуда катнашты. "Батыр"га Минтимер Шәймтев "ПАЗ" автобусын бүләк итте. Биредә ике спорт залы, тренажер, кием алыштыру, ял итү, медицина, душ, сауна бүлмәләре бар. "Батыр"да 500 бала һәм яшүсмер шөгыльләнә алачак. Комплекста аэробика, авыр атлетика, теннис, грек-рим көрәше һәм самбо кебек спорт төрләрен үстерүгә зур игътибар бирү көтелә.
"Батыр" комплексы үз ишекләрен ачу хөрмәтенә һәм Чистай шәһәренең 225 еллыгына багышлап, бүген шәһәрдә бал биюләре буенча "Кама таңнары-2006" дип исемләнгән III Бөтенроссия турниры башланды. Минтимер Шәймиев анда катнашучыларны сәламләп, яшь спортчыларның чыгышларын да карады.
