Минтимер Шәймиев һәм РФ Эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев Татарстан Эчке эшләр министрлыгы һәм прокуратурасы хезмәткәрләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды

2006 елның 22 августы, сишәмбе


22 августта Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм Россия Федерациясенең Эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев катнашында “29 нчы комплекс” оештырылган җинаятьчел төркемнең эшчәнлеген фаш итүдә актив катнашкан ТР ЭЭМ һәм прокуратурасы җитәкчеләрен һәм хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды.

Минтимер Шәймиев, иң элек, дулкынландыргыч мизгелләр алдыннан, хокук саклау органнары вәкилләрен сәламләп, аларның билгеле бер уңышларга ирешкәннәрен ассызыклап үтте. “Сез халык өчен куркыныч һәм тынычсызлык тудырган мәсьәләләрнең берсен чиштегез”, - диде ул. Республика җитәкчесе Россия һәм Татарстан милициясе, прокуратурасы, гадел хөкем итүче органнарның бердәмлекне саклап, киңәшләшеп эш итүенең дә моңа йогынты ясавын билгеләп узды. “Үзгәртеп кору елларында оешкан төстәге җинаятьчелеккә каршы көрәш игълан итүне, сезнең тарафтан җитди адым буларак кабул итәргә кирәк”, - диде Минтимер Шәймиев. Аның сүзләре буенча, бүгенге тантана “29 нчы комплекс” җинаятьчел төркемне фаш иткән шәхси составны бүләкләүгә корылган булса, әле тагын берничә эре эшнең төбенә төшү максат булып тора. “Әгәр дә тагын да тырышыбрак, максатыбызга ирешүне күздә тотып эшләсәк, без, һичшиксез, уңышка дучар булачакбыз”, - дип белдерде Президент һәм республиканы җинаятьчеләрдән арындырып, халкыбыз күңеленә тынычлык иңдерүче хезмәткәрләргә тирән рәхмәтен җиткерде. Рәшит Нургалиев исә, үз чыгышында, Татарстанның хокук саклау һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш өлкәсендә сизелерлек уңай нәтиҗәләргә ирешүен ачыклавына басым ясады. “Законга хезмәт итеп, без халыкка хезмәт итәбез”, дигән шигарен дә яңгыратты ул һәм ТР Эчке эшләр министрлыгының бу таләпләргә җавап бирүен шәрехләде. РФ ЭЭМ министры әйтүенчә, агымдагы елда гомуми җинаятьләрне ачыклауның 19, ә кискен авыр җинаятьләрне ачыклау 30 процентка артуы шуны раслый. Гомумән әйткәндә, ул Татарстанның тикшеренүләргә каһарманнарча баруын югары бәяләде. “ТР Хөкүмәтенең хокук саклау органнары белән системалы төстә эшләве зур күләмле проблемаларны хәл итәргә ярдәм итте”, - диде ул һәм бүген берничә хезмәткәр генә бүләкләнсә дә, бу җиңүнең Татарстан Эчке эшләр министрлыгының барлык меңләгән сандагы хезмәткәрләренең уртак казанышы булуын ассызыклады.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 17 июлендә республиканың Югары судында Россия тарихында вәхшилеге белән дан казанган иң канлы җинаятьчел төркемнәрнең берсе – “29 нчы комплекс” берләшмәсе лидерларына һәм актив катнашучыларны карата карар чыгарылды. Төркемнең 32 әгъзасы арасыннан берсе – Ю. Еременко мәңгелеккә ирегеннән мәхрүм ителсә, калганнары исә, төрле күләмдәге вакытны рәшәткә артында уздырачак. Барлык хөкем ителгәннәрне ирегеннән мәхрүм итүнең гомуми срогын 457 ел тәшкил итә. Рәшит Нургалиев аларның 21 үтерү, 7 кеше урлау, ялганчылык, наркотиклар белән сәүдә итү һәм башка авыр җинаятьләр кылуда гаепләнгәннәрен искәртте. Оператив-тикшерү чаралар барышында, “егерме тугызлылар” “арсеналы”нан 50 берәмлектән артык ут коралы, шул исәптән, 4 Калашников автоматы, 7 ПМ пистолеты, 1 ТТ пистолеты, 2 “Муха” гранатометы, 2 сырлы карабин, 1 ау мылтыгы, 2 ау мылтыгы обрезы, 5 ясалма пистолет, 2,8 килограмм тротил, 200 грамм дары, төрле калибрдагы 4073 патрон, 9 гранат, шартлау белән идарә итүче 1 дистанцион җайланма табылган.

РФ Президенты Указы белән, милиция генерал-лейтенанты, ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров һәм милиция генерал-майоры, ТР Эчке эшләр министрының беренче урынбасары Ренат Тимерҗанов РФ Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Хезмәт бурычын үтәүдә аяусыз фидакарьлек чагылышы өчен, милиция подполковнигы, ТР ЭЭМ оешкан җитнаятьчелеккә каршы көрәш буенча идарәнең дислокацияле оешкан җитнаятьчелеккә каршы көрәш бүлек башлыгы урынбасары Петр Бурчин (2003 елның 1 июнендә хезмәт вазифаларын башкарган вакытта юл-транспорт һәлакәтендә фаҗигале төстә һәлак була), кызганычка каршы, безнең арада юк, әмма II дәрәҗәле “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орден медале аның якын кешесе Лидия Бурчинага тапшырылды. Шундый ук бүләкләүгә милиция полковнигы, Яр Чаллы шәһәренең Эчке эшләр идарәсе башлыгы Фәйзулла Хөсниев һәм башкалар лаек булды.

РФ ЭЭМ министры Приказы нигезендә, Россия ЭЭМ мактаулы грамотасы милиция полковнигы, ТР ЭЭМ оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе башлыгы Андрей Демидовка тапшырылды. “Хезмәттә батырлык өчен” медален милиция майоры ТР ЭЭМ оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсенең аеруча мөһим эшләр буенча өлкән оперуполномоченные Сергей Прокофьев, юстиция майоры, ТР ЭЭМ каршындагы Баш тикшерү идарәсе тикшерү өлешенең Яр Чаллы шәһәрендә Кама арты зонасы буенча дислокацияле бандитизмны ачыклау бүлеге башлыгы урынбасары Любовь Титова һәм башкалар кабул итеп алды.

“Хәрби дуслык” медале белән юстициянең 2 нче класслы дәүләт киңәшчесе, ТР прокуроры Кафил Әмиров, прокуратура хезмәткәрләре һәм юстициянең төрле дәрәҗәдәге киңәшчеләре бүләкләнде. Юстициянең өлкән киңәшчесе, Яр Чаллы прокуроры Илдус Нәфиков Россия Эчке эшләр министрлыгының мактаулы грамотасына лаек булды.

Юстициянең кече киңәшчесе, ТР Югары суды судьясы Илгиз Галимуллинга ТР Президентының рәхмәт хаты бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International