
18 августта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм Федераль теркәү хезмәте директоры урынбасары – Россиянең баш дәүләт теркәүчесе урынбасары Владимир Метелкин, Россия теркәү хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсенең яңа бинасы белән танышты.
Күптән көтелгән әлеге тантанадагы чыгышында, Минтимер Шәймиев теркәү палатасы хезмәткәрләрен, төзүчеләрне һәм вакыйгада катнашучы башка кунакларны сәламләп, шушы мәһабәт бинаны торгызган кешеләрнең эшне җиренә җиткереп башкарганнарын билгеләп узды. Кыска вакыт эчендә бирелгән фәрманны үтәүчеләргә - төзүчеләргә, проектлаштыручыларга “булдырасыз” шигаре астында рәхмәт сүзләрен яңгыратты. “Без бүген барыбыз да нәрсә кушылса, шуны вакытында башкарып чыгуның шаһитлары”, - дип белдерде республика җитәкчесе. Бу халыкка хезмәт күрсәтү объектларының берсе буларак та игътибарга лаек, шунлыктан аның югары дәрәҗәдә булырга тиешлеге дә көн кебек ачык.

“Бүгенге көндә без сәясәт һәм икътисад реформалары нәтиҗәсендә хуҗа булу чорына аяк бастык. Милекчеләр хәзер бихисап, шуңа күрә дәүләт күчемсез милекне теркәү эшенә гадиләштерүнең барлык ысулларын да эшкә җигү ягын кайгыртырга тиеш”, - дигән фикердә Минтимер Шәймиев. Шушы вәзгыятьтән чыгып, ул теркәү хезмәте процессының үсеш тизелегенә басым ясап, алга таба эшчәнлекне тагын да камилләштерү бурычын ассызыклады. Бу уңайдан ул транспорт коммуникациясе турында да сүз кузгатты. “Сезгә килүче кешеләрнең кәефе яхшы күтәренке булсын иде. Кешенең үз милкен яки башлап җибәргән берәр гамәлен теркәүгә теләге туа икән, процесс барышында бу фикердән кире кайту теләге туарга тиеш түгел. Дәүләт хакимимяте органнарына ихтирам тусын өчен, яхшы кәеф белән хезмәт күрсәтү мәслихәт”, - дип, бурычларның бурычы итеп әнә шуны билгеләде. Президент сүзләренә караганда, баштарак теркәү палатасы артык ерак урнашмыймы соң дигән сораулар да уйландырган. “Әмма беркем дә көн саен теркәү хезмәтенә мөрәҗәгать итеп тормый, шуңа күрә ераклыктан куркырга кирәкми, дистанциядә дә кабул итүгә язылып булу мөмкинлеге эшне тагын да җиңеләйтә”, - дип хәбәр итте ул. Хезмәт автобуслары белән тәэминат мәсьәләләрен дә кайгыртырга әмер бирде илбашлыгы. “Кеше мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү максаты белән шундый бина төзегәнегез өчен рәхмәт сезгә”, - дип, тәмамлады ул чыгышын.
Федераль теркәү хезмәтенең директор урынбасары Валерий Метелкин, июнь аенда Минтимер Шәймиев белән биредә булуын һәм элеккеге җимереклекләрдән соң, бу урынның кискен рәвештә башка төс алуына гаҗәпләнгәнен белдерде. “Бүген бинаның тышкы һәм эчке кыяфәтен карап йөргәч, чын мәгънәсендә халыкның мондый бинага һәм гадиләштерелгән хезмәт күрсәтүгә лаеклы булганына инандым. Мин сезне шушы вакыйга уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм”, - дип котлады ул. Минтимер Шәймиев аның алдында хезмәт хакын күтәрү мәсьәләсен дә күтәреп чыкты. Аның сүзләре буенча, теркәү хезмәтендә 4 мең сумнан да артмаган эш хакы кадрларның алмашынып торуына китерә. Илбашлыгы хезмәткәрләргә уңайлы шартлар тудыру максатыннан чыгып, медиицна пунктын җиһазландыру, эчәргә яраклы су аппаратлары һәм транспорт белән тәэмин ителеш мәсьәләсенә дә тукталды.

Федераль теркәү хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсенең яңа бинасы барлыкка килү тарихына күз салсак, теркәү палатасында гражданнарны кабул итүне камилләштерү проблемасы ТР Президенты тарафыннан 3 мартта, аның ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында күтәрелгәнен искә төшерергә була. Агымдагы елның язында республика җитәкчелеге ТР Бердәм теркәү үзәген башкаланың Фрезерная урамында урнашкан “Теплоконтроль” заводы корпуслары базасында төзү карарын кабул итә. Нәтиҗәдә, биредә Федераль теркәү хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе теркәү палатасы, Россия күчемсез милек объектлары кадастрасы агентлыгының Татарстандагы идарәсе һәм җир кадастрасы хезмәте берләшә. Минтимер Шәймиев 27 майда төзелеш эшләре белән таныша. Нәкъ менә шул көнне документлар теркәү һәм бирү буенча гражданнарны кабул итә башлау 18 августка билгеләнгән булган. Яңа бинаны җиһазландыру мәсьәләсе буенча Минтимер Шәймиев Владимир Метелкин белән 6 июньдә Казан Кремлендә фикер алыша.
Әйтергә кирәк, гражданнар теркәү идарәсенә тәүге тапкыр 16 августта аяк баскан һәм үз эшләре буенча шул көнне мөрәҗәгать итә башлаган. Федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Людмила Кузьмина исә үз чыгышын: “Безнең арада бу бинаның нәъ менә агымдагы елның 18 августында тантаналы төстә ачылачагына ышанмаучылар булгандыр”, - дигән сүзләре белән башлап җибәрде. Ул Минтимер Шәймиевка, дәүләт дәрәҗәсендә әһәмияте булган ныклы карары өчен зур рәхмәтен җиткерде. “Эш барышында төзүчеләр белән дә туганлашып беттек, юл төзекләндерүчеләр һәм яшелләндерүчеләргә дә эчкерсез рәхмәт”, - диде ул. Шәһәр автобусларында Теркәү палатасы аша уза дип язылып куелган белдерү дә, бу районга килү өчен җиңеллекләр тудырыла башлавын раслый, дигән фикердә ул. “Мин халыкның чират азапларын онытуын телим”, - дип чиратның бу бина эчендә булмаячагына ишарә ясады Людмила Кузьмина. Ул журналистларга документларны кабул итү буенча 37 эш урыны, документлар бирүче 18 тәрәзә (элек 5 булган) һәм ЕГРП дан информация бирүче 12 кабина (элек 2 булган) булуын хәбәр итте. Хокукларны теркәү буенча шәһәрнең төрле районнарында җиде пункт та гамәлдә сакланачак.

Шунысы игътибарга лаек, хезмәт күрсәтү буенча аерым 4 подъезддан гыйбарәт булган теркәү хезмәте бернинди эре оешмалар, үсеш алган предприятиеләр булмаган һәм яшерен-батырын түгел, юллар төзеклеге белән дә дан тотмаган районда урнашты. Почта бүлекчәсе, “Ак Барс” банк бүлеге дә теркәү хезмәтенең үзендә. Яңа урында отышлы тагын бер якка игъбар итәргә кирәк: кабул итүгә язылу өчен чиратлар булмаячак, чөнки моңа телефон, интернет һәм махсус аппарат – инфомат - кабул итүгә язылуның электрон системасы аша ирешергә мөмкин булачак. Людмила Кузьмина әйтүенчә, инфоматларны киләчәктә һәр залга урнаштыру күздә тотыла. “Бинаны тышкы яктан үзгәртеп төзү өчен республика бюджеты чаралары җәлеп ителсә, эчке яктан җиһазландыруга федераль бюджет чаралары файдаланылды”, - дип белдерде ул.
Президент шулай ук биредәге фонтан, чәчәкләр, кыскасы, ял урынын карады. Халыкка да фонтан һәм чәчәкләр матурлыгы белән хозурланып йөрергә мөмкинлекләр тудырылсын, дигән киңәшен дә яңгыратты.
Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Хөкүмәте әгъзалары, ТР Премьер-министры урынбасары – Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин катнашты.