Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусевны 60 яшьлек юбилее белән тәбрикләде

2006 елның 19 июне, дүшәмбе

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусевны 60 яшьлек юбилее белән тәбрикләде.


Минтимер Шәймиев аның турында иң изге фикерләрен җиткерде. "Бу кеше мәктәпне тәмамлау белән, республикага килеп, төрле елларда намуслы гадел хезмәт куйган шәхес. Моның өчен аңа зур рәхмәт", - диде Татарстан җитәкчесе. Юбиляр да ил башлыгына чиксез шатлыгын исбатлап: "Мин дилбегәне сезнең кебек җитәкче иярләгән республикада яшәвемә бик шатмын", - дип белдерде. Президент исә, республика парламентының вице-спикерын ТР медале белән бүләкләү турындагы махсус Указ нигезендә, А. Гусевка "Данлы хезмәт" өчен медален аның түшенә кадады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International