Бүген көндез "Казан" халыкара аэропортына авиалайнер төшеп утырды, анда Татарстанга Россиянең экс-президенты Борис Ельцин хатыны белән килде. Россия дәүләтенең элеккеге башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев каршы алды.
Дәрәҗәле кунакны чәкчәк һәм ипи-тоз белән каршы алдылар. Россиянең беренче Президенты 24 июньдә булачак Казан Сабантуенда катнашыр дип көтелә. Искә төшереп үтәбез, 10 ел элек, 1996 елда Борис Ельцин шулай ук Татарстан җирендә Сабантуйда катнашкан иде. Ул вакытта сабан бәйрәмендә катнашып, бер бәрүдә чүлмәк ватты һәм бүләккә лаек булган иде.
Аэропортта Россиянең беренче Президентын ТР Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Премьер-министры урынбасары - икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.

Борис Ельцин һәм Минтимер Шәймиев шәһәрнең Җиңү паркындагы мәңгелек утка веноклар салды.
Веноклар салу Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән башланды. Бүген - 22 июньдә, Германия һәм СССР арасында сугыш башлануга 65 ел тулды. Әлеге чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Казан мэры Илсур Метшин, Россиянең элеккеге президенты хатыны Наина Ельцина һәм башка рәсми затлар катнашты.
Б.Ельцин шулай ук Җиңү паркында җыелган ветераннар һәм Казан кешеләре белән аралашты. Шәһәр халкы белән булган әңгәмәсендә, Б.Ельцин "Минтимер Шәймиев - иң яхшы җитәкче", - дип билгеләп үтте. Шуннан соң дәрәҗәле кунаклар Казанның 1000 еллыгына төзелгән яки төзекләндерелгән объектларны карарга юл алды.