Кичә Казанга РФ беренче вице-премьеры Дмитрий Медведев һәм РФ авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев килделәр. "Казан" халыкара аэропортында Россия Хөкүмәте башлыгының беренче урынбасарын һәм федераль министрны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.
Бүген дәрәҗәле кунаклар безнең республикада өстенлекле милли проектларны гамәлгә ашыру барышы белән танышачак. Татарстанга визит программасында кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, шул исәптән фермер хуҗалыкларында (Татарстан районнарына барып), сәламәтлек саклау объектларында булу, шулай ук милли проектларны гамәлгә куюга багышланган киңәшмәдә катнашу күз алдында тотыла.