Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев халыкара дин иреге проблемалары буенча АКШ Комиссиясе делегациясе белән очрашты.

Минтимер Шәймиев кунаклар белән исәнләшкәч: "Мин Сезне сәламләвемә бик шатмын, Татарстандагы ике көнлек визит дәвамында Сез тәҗрибәле шәхесләр буларак, кызыксындыручы сораулар буенча төгәл бурычларны да билгели белгәнсез, узган очрашулар нәтиҗәсе һәм нинди мәсьәләләр белән очрашуыгыз шулай фикерләргә мөмкинлек бирә. Әгәр дә шундый абруйлы комиссия Татарстанга аяк баскан икән, димәк, бу дөньяви җәмәгатьчелекнең динара мөнәсәбәтләр уңаеннан кискен борчулуын аңлата", - диде ул. "Чыннан да, җиһандагы үзгәрешләр аркасында кайбер проблемалар башка төс ала башлый, кискенләшә, бу процессларга күзәтү ясап, аларга төгәл бәя бирү һәм прогнозлар төзү дөрес сәясәт өчен мөһим", - дип басым ясады Президент. Аның сүзләренә караганда, 80 елдан артык гомер дәвамында Россия һәм постсовет киңлек атеистик җәмгыять төзергә омтылган. "Без шул мохитта яшәдек һәм дингә ышануның юкка чыгу чигенә якынлашкан идек. Хәзер исә мин иманның кешеләр күңеленә ничек нык кереп оялаганына инандым", - дип ассызыклады илбашы. "Үзгәртеп кору башында, дингә ышануның конституцион хокукы тәкъдим ителгәндә, барлык җитешсезлекләрнең дә тиз арада юкка чыгарылуы һәм яңадан торгызу эше дә активлашуы, иманның көче турында сөйли", - дигән фикерләрен җиткерде республика җитәкчесе.
Халыкара дин иреге проблемалары буенча АКШ Комиссиясе, АКШ Конгрессы инициативасы белән, 1998 елда АКШ Конгрессы һәм башкарма хакимият өчен бәйсез тәкъдимнәр эшләү максаты белән, АКШның халыкара дин иреге турындагы Законы нигезендә барлыкка килә. Комиссия алдына Кеше Хокукларының Гомум Декларациясе, шулай ук гражданлык һәм сәясәт хокуклары буенча Халыкара Конвенциягә таянып, бөтен дөньяда намус һәм дингә ышану иреклеге белән бәйле эш торышы мониторингын гамәлгә ашыру бурычы куелган. АКШ Хөкүмәте әлеге иреклекләрнең алга таба хуплануын һәм алар белән бәйле башка илләр белән үзара мөнәсәбәтләрдә кеше хокуклары киләчәктә дә саклануын тәэмин итү максаты белән, Президент, Дәүләт Сәркатибе һәм Конгресс өчен бәйсез тәкъдимнәр әзерләү дә - Комиссиянең төп бурычлары исәбендә.
9 кешедән торган Комиссия хокукый орган булып исәпләнә. Комиссиянең өч әгъзасы АКШ Президенты тарафыннан билгеләнә, калган алты әгъзасын Конгресс сайлап куя. Комиссия әгъзалары билгеләнгән вазифада ике ел хезмәт итәргә һәм башка вазифага күчәргә дә хокуклы. Комиссия Эшчәнлеге АКШ бюджетыннан финанслана. Комиссия хезмәткәрләре дөньяда дин иреге белән бәйле күренешләрне, ситуацияләрне бәяләү, аларга күзәтү ясау, проблемалы илләрдә АКШның башкарма һәм закон бирүче хакимияте органнары, шулай ук халыкара оешмалар белән актив эш алып бару белән шөгыльләнә. Бу өлкәдә брифинглар уздыру һәм галим-экспертларның фикерләре белән танышу да алар өстендә. Комиссиянең төп коралы булып, проблемалы илләрдә ситуациянең анализы китерелгән еллык доклад санала. Аеруча борчу тудыручы илләр рәтенә АКШ Бирма, Төньяк Корея, Эритрея, Һиндстан, Иран, Пакистан, Кытай, Согуд Гәрабстаны, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм Вьетнамны кертә. Комиссия Россиягә 1999 елдан бирле килә.
Журналистлар белән очрашуда ТР ягыннан сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Рафаил Хәкимов, кыскача Президент белән очрашуның нәтиҗәләре турында бәян итте. "Россия - үз традицияләре һәм тәҗрибәсенә ия булган күпдинле территория. Татарстан динара мөнәсәбәтләр үрнәге һәм ул төрле оешмалар эшчәнлеген өйрәнә. Комиссия өчен бу юнәлештә безнең республика тәҗрибәсе кызыксыну уята. Безне дә дөньяда нинди вакыйгалар баруы кызыксындыра һәм төрле диннәр арасында килешүчәнлек буенча Татарстанда урнашкан ситуацияне ныгыту теләген алга сөрәбез", - дигән сүзләр белән Рафаил Хәкимов журналистларга төп фикерләрен җиткерде. Әлбәттә, Комиссия әгъзалары экстремизм күренешләренең Татарстанда ни рәвешле чагылыш табуы турындагы сорауларга да җавап алуга ирешкән. "Минтимер Шәймиев безнең уңай адымнарны исәпкә алып, мәгариф системасында сәяси адымнар ясалуы турында ышандырды һәм аларның төпле икәненә инандырды", - дип билгеләп узды ТР ягыннан сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе.

Халыкара дин иреге проблемалары буенча АКШ Комиссиясе Рәисе Майкл Кромарти, журналистларга Санкт-Петербург шәһәрендә ике көн һәм Мәскәүдә биш көн булганлыгы турында хәбәр итте. Очрашу буенча фикерләре белән уртаклашканда ул: "Әлегә ниндидер төгәл нәтиҗәләр чыгарылмады. Без Татарстандагы төрле дин вәкилләренең үзара уңай, тыныч мөнәсәбәтләреннән канәгатьлек хисе кичерәбез", - диде. Илче әйтүенчә, тату тормышны Кремль эчендәге Благовещенье Соборы һәм Кол Шәриф мәчетенең балкып торуы гәүдәләндерә. Майкл Кромарти дини азчылыкка кагылышлы сораулар яудырганын да әйтеп китте. "Чөнки аларның кайберләре үз хокуклары кысыла дип уйларга мөмкин", - диде ул. "Тулаем алганда, динара мөнәсәбәтләргә килгәндә, сезнең җәмгыять гармония үрнәге булып тора", - дип белдерде илче һәм төрле дин вәкилләре белән ачыктан-ачык әңгәмә уздыру мөмкинлеге тудырылганын хәбәр итте.
Делегациянең Татарстан Республикасына визиты Казан Кремленә, Кол Шәриф мәчетенә һәм Благовещенски Соборга, Раиф Богородицкий ир-атлар монастырьларына, Россия Ислам Университетына экскурсиясеннән, ТР Эчке эшләр министрының беренче урынбасары Р. Тимерҗанов, ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый, ТР да Кеше хокуклары буенча Уполномоченный Рәшит Вәгыйзов һәм ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашуыннан гыйбарәт.
Очрашуда шулай ук АКШ ягыннан халыкара дин иреге проблемалары буенча АКШ Комиссиясенең башкаручы директоры Джозеф Крапа, башкаручы директор урынбасары Тэд Станке, халыкара хокук буенча Комиссия эксперты Роберт Блитт һәм АКШның РФге илчелегенең өченче сәркатибе Джеймс Моррис һәм ТР ягыннан ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Идарә башлыгы Александр Терентьев, ТР Министрлар Кабинеты каршында дин эшләре буенча Совет Рәисе Ринат Нәбиев катнашты.