Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Саба муниципаль районына эшлекле сәяхәт кыла

2006 елның 29 мае, дүшәмбе
29 май көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Саба муниципаль районына эшлекле сәяхәт кыла. Республика җитәкчесенең төп максаты – Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәдә үзәк район хастаханәсенең яңа стационар корпусының 80 койкасын, бала тудыру бүлегенең 20 койкасын ачуда катнашу.

План буенча Лесхоз торак пунктына бару, “Октябрь” крестьян-фермерлар хуҗалыгы кырларына күзәтү ясау, Лесхоздагы “Нарат” спорт комплексының 48 урынга исәпләнгән кунакханәсен ачу, Мишәбаш торак пунктына барып, “Саба” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең “Явлаштау” филиалы кырларын тикшерү, Мишәбашта Саба “Агрофирма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең дуңгызчылык комплексы эше белән танышу да каралган. Шулай ук районның авыл поселениеләре башлыклары, предприятиеләр һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән очрашу да ниятләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International