Минтимер Шәймиев Алексеевски муниципаль районы үзәк хастаханәсендә булды

2006 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Дмитрий Медведев һәм ТР Президенты Минтимер Шәймиев Алексеевски муниципаль районы үзәк район хастаханәсендә булды.


Мәртәбәле кунакларның хастаханәгә сәяхәте үз эченә диагностика бүлеген, "Сәламәтлек" өстенлекле милли проекты кысаларында алынган "Ашыгыч ярдәм" машиналарын карап узу һәм медицина хезмәткәрләре белән очрашуны бурыч итеп куйды. Район хастаханәсендәге эш торышы белән аларны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов, министр урынбасары Руфина Голубева, Алексеевски муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков һәм район хастаханәсенең баш табибы Илдар Фәхретдинов таныштырып йөрде.


"Сәламәтлек" өстенлекле милли проектның тормышка ашу күрсәткечләре - үзәк район хастаханәсенең шифаханәсе өчен алынган 2 497 191 сумга төшкән УЗИ-портатив аппарат, 6 каналлы ЭКГ һәм цифрлы флюорографларны карагач, баш табиб Илдар Фәхретдинов йөкле хатын-кызларның скринингы белән шөгыльләнү турында да хәбәр итте. Руфина Голубева әйтүенчә, йөклеләрне тикшерүне камилләштерүче яңа җайланмалар һәм җиһазлар, авырлы гүзәл затларыбызның үлемен кыскартырга ярдәм итүенә басым ясады. Минтимер Шәймиев тә бала табуны арттыру һәм шул ук вакытта уңышларга китергән күрсәткечләрне саклап калу мәслихәтен дә аерып үтте.


Дмитрий Медведев исә районнар арасында элемтәләр урнашканын да хуплады. Очрашу барышында шулай ук, бала көтүче хатын-кызлар ярдәмгә мохтаҗ булганда, районнар үзара хәбәрләшеп, тиз арада тиешле карар кабул итә алуы турындагы мәгълүматлар да яңгырады. Йөклелек дәвамында теге яки бу хатын-кызга бала табу кайда кулайрак булуы да ачыклана. Шуны билгеләп узарга кирәк: узган ел белән чагыштырганда, быел республикада ярты ел эчендә бала табу очраклары 32 гә артыграк булган. Табиблар фикеренчә, абортлар саны да шактый кимегән. Республика клиник хастаханәсенә дә бала табарга килүчеләр аз түгел. Дмитрий Медведев әлеге алга китеш күренешен мөһим күрсәткечләр рәтенә кертте.


Баш табиб яңа җиһазлар һәм машиналар алудан тыш, милли проект кысаларында В гепатитына каршы 253 993 сумлык 3510 доза вакцина алынганы турында да әйтеп узды һәм РФ Хөкүмәтенең беренче вице-премьерына вакцинопрофилактика буенча эшнең уңышлы гына алга баруына ышандырды. Илдар Фәхретдинов бюджет нигезендә кадрлар әзерләү һәм укыту мәсьәләсенә дә тукталды. Аның сүзләре буенча, яңадан әзерләү, квалификация күтәрү кысаларында, 22 хезмәткәргә инде "Гомуми практика" белгечлеге нигезләре укытылган. Халыкка ярдәм күрсәтү буенча медицина ярдәменең камилләшә баруы уңаеннан, Минтимер Шәймиев: "Безнең бурыч - һәр авыру кешегә барып җитү һәм һәркайсының сәламәтлегеннән хәбәрдар булу", - диде. Баш табиб исә, бүгенге яңа ике "ашыгыч ярдәм" машинасыннан тыш, хастаханәдә 18 машинаның хезмәт күрсәтүен билгеләп узды. "Барлык табиблар да торак белән тәэмин ителгән", - диде ул.


Бүгенге көндә Алексеевски муниципаль районының үзәк хастаханәсенә офтальмолог җитенкерәми икән. Шушы фикердән чыгып, Минтимер Шәймиев кадрлар белән тәэмин ителеш өзеклеге мәсьәләсен кузгатты. "Бердәм дәүләт имтиханына шул яктан тәнкыйди күзлектән карарга кирәк, ул кирәктер дә, инкарь итмим, әмма авыл мәктәпләрен тәмамлаган укучылар, БДИ нәтиҗәләре буенча үзе теләгән белгечлек буенча югары уку йортына керә алмый икән, авылдан килеп укучыларның болай да районга кайтып эшләргә теләүчеләре аз булганын исәпкә алганда, аннан соң, берәүнең дә кире авылга кайтмаячагын күз алдына китерү кыен түгел", - дип, республика җитәкчесе яшьләрнең шәһәрдә төпләнеп калуына ишарә ясады. Шуңа күрә, Президент, төрле белгечлекләр буенча кадрларга ихтыяҗны киметү өчен, югары уку йортларында максатчан кабул итүне арттыру зарурлыгын шәрехләде.


"Ашыгыч ярдәм" машиналарына килгәндә, кунакларга аларның заманча радиоэлемтә белән тәэмин ителгәне турында да хәбәр ителде. Дмитрий Медведев ярдәм күрсәтүдә барлык кирәкле җайланмалары булган машиналарны күргәч: "Әйе, бу бик мөһим, элемтәсез машина - машина түгел инде ул", - дип белдерде.


Алексеевски районында сәламәтлек өлкәсендә милли проект түбәндәгечә гамәлгә ашырыла. Табиблар регистры да формалашкан, барлыгы 4 акушер-гинеколог, 1 неонатолог, 2 анестезиолог һәм хатын-кызлар консультацияләрендә, бала тудыру йортларында акушерка һәм шәфкать туташлары - 15. Бала тудыру учреждениеләрендә 164 сертификат тапшырылган (бала тудыру йортларында - 8 һәм хатын-кызлар консультацияләрендә - 156). Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча социаль иминият фонды тарафыннан хатын-кызларга медицина ярдәме күрсәткән өчен, бала тудыру учреждениеләренә 588 мең сум акча күчерелгән. Гомуми практика табиблары, участок терапевтлары, участок педиатрлары һәм аларның шәфкать туташларына өстәмә акчалата түләүләр якынча 3 млн. 633 мең сумнан гыйбарәт. Беренче биш айда өстәмә медицина ярдәме күрсәтелгән өчен 911 276 сум акча түләнгән. Июнь аена республика регистрына 42 медицина хезмәткәре кертелгән.


Агымдагы елның 1 нче гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, Алексеевски районында 44 табиб һәм 232 урта медицина хезмәткәре эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International