Дмитрий Медевдев мегаферма белән компьютер ярдәмендә идарә итү схемасын, сөт саву залы һәм өч сыер абзарының берсен карады. Мегаферманың җитештерү биналарының гомум мәйданы 56 мең квадрат метр тәшкил итә, биредә 3,5 мең сыер бар. Ике саву залы соңгы буын техника белән җиһазландырылган. Терлекчелек комплексы 430 миллион сумлык бәяләнә. Мондый терлекчелек комплекслары бөтен Россия өчен сөт-тауар терлекчелеген үстерү моделе булып тора, дип саный Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев.

Мегаферманы карау барышында Россиянең беренче вице-премьерына РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Айрат хәйруллин һәм Әлки муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин аңлатмалар бирде. Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, әүвәл биредә 2,5 мең баш терлеккә исәпләнгән терлекчелек комплексы төзү ниятләнгән, әмма төзелеш барышында урыннар 5450гә җиткерелгән. 2005 елда бер сыерга уртача 6500 килограмм тәшкил иткән. 2006 елның июнендә сөт саву 3274 тонна булган. Терлекчелек комплексында 187 кеше эшли. Бер эшченең уртача хезмәт хакы агымдагы елның июнендә 6600 сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта А.Хәйруллин билгеләп үткәнчә, терлекчелек комплексына хезмәт күрсәтү өчен 80 кеше дә җитәр иде, әмма биредә тагын бер мегаферма төзеләчәген исәпкә алып, эшчеләр санын ике тапкыр арттырырга булганнар. Өстәвенә, инвесторлар бер эшченең хезмәт хакын уртача 9 меңгә кадәр җиткерергә уйлый. Мегафермада савым сыерларын карау үзенчәлеге турында сөйләгәндә, Айрат Хәйруллин, аерым алганда, фермада көненә 53 литр сөт бирүче сыер барлыгын билгеләп үтте. А.Хәйруллин белдергәнчә, мондый күрсәткечләргә тулы рацион ярдәмендә генә түгел, нигездә, терлекләрне дөрес карау, "маллар өчен уңай психологик микроклимат тудыру" ярдәмендә ирешелә. "Сыер - чисталык яратучы уникаль мал һәм үзен караганны бик ярата. Фермада уйнатыла торган классик музыка терлекләрне бик тынычландыра", - дип билгеләп ул. Шул зур сандагы малларны азыгы белән тәэмин итүгә килгәндә, печән генә дә елына 160 мең тонна тотылганын хәбәр итте А.Хәйруллин.
Россиянең беренче премьер-министры "Кызыл Шәрык-Агро" ААҖ кебек эре комплексларда терлекчелек продукциясе җитештерелүдән тыш, шәхси крестьян хуҗалыклары өчен нәселле бозаулар да үстерелә алуга аерым игътибар юнәлтте.
Мәртәбәле кунаклар Әлки районының Левашово авылында төзелеп килә торган шундый ук комплекс белән танышты.
Шунысын әйтергә кирәк, "Кызыл Шәрык" ААҖ алдагы елларда Әлки һәм Алексеевски районнарында сөт җитештерү буенча дүрт эре комплекс төзелешен тәмамлады. Шуның белән беррәттән, инвестор әлеге районнарда 4000 башка тагын дүрт мегаферма төзи. "Агросәнәгать комплексы үсеше" өстенлекле милли проекты кысаларында авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм инвесторлар арасында 16 миллиард сумлык 58 объект төзелешен һәм реконструкциясен күздә тоткан 73 озак вакытлы кредит килешүе төзелгән. Әлеге кредитларга субсидияләр суммасы 817,5 миллион сум тәшкил итәчәк. Бер үк вакытта авылда яшь белгечләр һәм аларның гаиләләре өчен тиз темпларда торак йортлар төзелүе күздә тотыла. Агымдагы елда республикада 1386 яшь белгеч өчен 56,4 мең квадрат метр торак төзү каралган. Бу максатларга субсидияләр күләме 146 миллион сум булыр дип көтелә. Мондый эре терлекчелек комплексларында эшләүчеләр өчен 1033 торак йорт төзеләчәк.
Бүген эре терлекчелек комплексларында булган рәсми затлар арасында шулай ук ТР вице-премьеры - азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов бар иде.