Нефть картасы ачыла

2006 елның 11 июле, сишәмбе

Президент Минтимер Шәймиевнең җәй саен Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге нефтьчеләр командасын Алабугага җыеп, киңәш-табыш итүе гадәткә керде. Аның кичә Камадагы Нефтьчеләр утравында үткәне июль челләсенә туры килде. Шуңадырмы быелгы сөйләшүнең температурасы да бик югары булды.
Фонтанмы, тамчымы?
Иң башта "Татнефть"нең күргәзмәдә урын алган яңа фирма билгесе, ягъни брэнды турында бәхәс купты. Татарстан флагы (кызыл, ак, яшел) төсләрен кулланып, сузынкы тамчы рәвешендә ясалган ул символ компаниянең акционерлар җыелышында җәмәгатьчелеккә рәсми рәвештә тәкъдим ителгән иде инде. Күрәсең, директорлар советында өч тапкыр карап расланса да, аны Президент белән килештермәгән булганнар. Илбашы, компаниянең яңа брэнды аның куәтен дә, Татарстанның төп компаниясе булуын да күрсәтми, - дип саный. Премьер-министрның: "Бу бит корпоратив билге генә", - дип аклануы һәм "ВТ" газетасы хәбәрчесенең: "Фонтаннар чоры узды бит", - дип искәртүе белән Президент һич тә килешергә теләмәде.
- Фонтаннар бар әле бездә, - диде Минтимер Шәрипович, - һәм булачак та...
Шуннан соң башланган киңәшмә моны раслауга юнәлтелде, дип уйласак та ялгыш булмас.
Өй эше
Ә менә Президентның узган елгы саммитта биргән "өй эше"н нефть-челәр бик тырышып башкарганнар. Ул чакта аларга битум белән җитдирәк шөгыльләнергә кушылган иде. Быелның маенда Чирмешән районындагы Әшәлче битум ятмаларын өр-яңа технология буенча үзләштерү башланды. Дөрес, әлегә аннан күтәрелгән битум дүрт тонна чамасы гына.
Ләкин бит эш санда түгел, аның ничек табылуында. Аның өчен нефтьчеләргә, сукыр тычкан юлы кебек, бер ноктадан тишеп төшә һәм икенче ноктадан бәреп чыга торган ике скважина борауларга туры килгән. Шуның өстәрәк ятканына өч тонна пар кусаң, астарак урнашкан торбада бер тонна эрегән битум хасил була. "Әлеге проектны тормышка ашыру өчен 37 миллион сум акча тотылды", - дип белдерде "Татнефть"нең бүлек башлыгы Александр Фролов.
Бездә мондый юл белән табылган чималның тоннасы бик кыйммәткә - 45 мең сумга төшә. Канадада да битум ятмаларын үзләштерә башлаганда углеводород чималының үзкыйммәте бер мең доллар тәшкил иткән. Хәзер ул 100-110 доллардан артмый икән. Чөнки аларда авыр табыла торган чималга салым ташламалары каралган. Россиядә әлегә нефть елгалары ташып торганга күрә, битумга әлләни исләре китми. Моңа Татарстан кайгысы гына дип карыйлар. Чөнки битумның иң зур ятмалары безнең республикада. Белгечләр аның Россиядәге запасларын барысы егерме миллиард тонна дип исәп-ләсәләр, Татарстанда ул җиде миллиард тонна чамасы булыр, дип фаразлыйлар. Шуңа күрә салым ташламаларын да Дәүләт Думасыннан безнең хөкүмәткә юлларга туры киләчәк.
- Татарстан карамагындагы җир, мөлкәт һәм башка салымнарны хәл итүне үзебезнең өскә алырга вәгъдә бирәбез, - диде Президент бу уңайдан, Премьер-министр ягына караш ташлап.
"Кечкенә"ләр арттан куа
Татарстан нефтьчеләренең еллык чимал табышы 30 миллион тоннадан артып китә. Шуның алтыдан бер өлеше биш-алты ел элек кенә оешкан бәйсез нефть компанияләренә туры килә. Әнә шул "кечкенә"ләр, яңа ятмаларда эшләп, тизлекне елдан-ел арттыра барганга, иске ятмаларны эшкәртүче "ана" компания катламнарның нефть бирүчәнлеген күтәрүнең яңадан-яңа юлларын эзләргә мәҗбүр. Алар ике катламнан берьюлы нефть күтәрү, горизонталь бораулау, бер коены тамырландыру кебек кыйммәтле алымнарны кулланалар. Хәзер "Татнефть" бораулаучылары хәтта эшләренең үзкыйммәтен төшерү өчен скважиналарның диаметрын кечерәйтү юлына да басканнар.
Ләкин бораулаучыларның узган елгы тормышындагы иң зур яңалык болар түгел әле. Бораулау разведчиклары былтыр Татарстанда ике яңа ятма ачканнар.
- Ә Ненец автономияле округында, Оренбург, Самара өлкәләрендә борауланган скважиналардан нефть фонтан булып бәрде, - дип "Татнефть"нең генераль директоры Шәфәгат Тәхаутдинов киңәшмәдә катнашучыларның исен китәрде.
Уңда да бар, сулда да бар...
Президент үзе, хәзерге вакытта Татарстанның нефть компанияләре иң беренче чиратта республиканың җир асты байлыкларын барларга тиеш, дигән уйда тора икән. Моңа кадәр нефтьчеләрне Татарстаннан читтә кыюрак эш йөртергә әйдәп торган Илбашының фикерен үзгәртүе беренче мәлгә генә гаҗәп. Россиядә җирләрне бүлүне ашыктыра башладылар. Димәк, без "Киләчәк буыннарга!" дигән изге уй белән яшәгән арада аларга читтән килгән хуҗалар табылып куюы бик ихтимал. Шул күзлектән караганда, Татарстанның табигать ресурслары һәм экология министры Ирина Ларочкинаның чыгышы аңлашыла да, аклана да. Безнең кече нефть компанияләре азаплана-азаплана Удмуртия, Чуашиядә, Оренбург өлкәсендә бораулау өчен лицензия алу артыннан йөргәндә, үзебездә узган елларда ачылган тугыз ятма "тик ята" икән. Министр разведка эшләре башланган Апас ягында гына түгел, Татарстанның үзәк һәм төньяк районнарында да кара алтын табылуга өмет белән карарга була, дип раслый.
Моңа Минтимер Шәриповичның:
- Җирләрне сатып алып та анда эш башламасалар, борауларга керешәчәкбез, - дигән сүзләрен дә кушсаң, Алабуга саммитында нефть картасының нигә ачылуын төшенергә була. Читләрнең булдырганын көнләшеп карап тормыйча, үзебез булдырсак кына яхшы яшәрбез. Президенттан нефтьчеләргә һәм киңәшмәдә катнашкан нефть төбәге җитәкчеләренә быелгы "өй эше" менә шундый: җирле булырга, эшләргә һәм баерга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International