Бүген "Казан" халыкара ат-спорт комплексында узучы Сабантуй бәйрәмендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Бөекбританиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Энтони Расселл Брентон белән очрашты.

Әйтергә кирәк, Бөекбританиянең икътисады АКШ, Япония һәм Кытайдан соң, дөньяда дүртенче урында исәпләнә. 90 еллар башыннан бу ил дөньяның нефть һәм газ табучы иң эре илләрнең дистәлегенә керә. Илнең икътисады машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, сәнәгать җиһазлары җитештерү, химик һәм нефтехимик, нефть эшкәртү, фармацевтик, кара һәм төсле металлургия, азык-төлек сәнәгате үсеше кебек тармаклар белән горурлана ала. Авыл хуҗалыгында сөт һәм ит-сөт, терлек үрчетү, дуңгызчылык, арпа, бодай, бәрәңге, солы, шикәр чөгендере үстерүгә өстенлек бирелә. Чәчәкләр үрчетү дә алга киткән. Узган елда Бөекбритания экспортын 372,7 млрд. долл, импортны 483,7 млрд. долл. тәшкил иткән. Төп экспорт продукты сәнәгать җиһазлары, ягулык, химик продуктлар, тәмәке, эчемлекләрдән, импорт продукты ягулык, сәнәгать, азык-төлек продуктларыннан гыйбарәт.
Бөекбританиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Энтони Расселл Брентон, Казан журналистларына Минтимер Шәймиев белән узган әңгәмә буенча хис-кичерешләрен тәкъдим итте. "Мин яңа гына сезнең Президентыгыз белән очраштым, мин монда бераз Татарстан, Казан белән танышу максатын күздә тотып килдем. Хәзер сезнең бәйрәмегез Сабантуйда йөрим", - диде ул. Илче мәркәзебездә моннан 10 ел элек булганын да хәбәр итте һәм бүгенге күренеше буенча, Казанның кискен үзгәрүен дә бәян итте. "Безнең арабызда дистанцион элемтәләрнең ныгуы безнең өчен тагын да кызыклы", - дип белдерде ул. Энтони Расселл Брентон төрле диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрдә дә тынычлык хөкем сөрүен һәм бу тынычлыкны, татулыкны саклап калу буенча Татарстанны үрнәк итеп күрсәтеп: "Безгә сездән моны өйрәнергә кирәк", - диде.
Журналистларның: "Сез Минтимер Шәймиевны чакырып каласызмы?" дигән соравына, ул: "Әйе, без инде бу турыда килештек, һәм бу визит октябрь аена билгеләнде", - дип җавап бирде илче. Ул шулай ук Татарстан белән хезмәттәшлек кысаларында, динара мөнәсәбәтләрдән тыш, Татарстанның башка ягы белән дә үзенә җәлеп итүен билгеләп узды. "Сезнең икътисадыгыз көчле, сәнәгать мөмкинлекләрегез киң, сездә нефть тә бар", - диде Энтони Расселл Брентон. Сабантуй хакында ул: "Искиткеч бәйрәм, минем мондый фестивальне беренче күрүем һәм миңа ул бик ошый", - дип, аның купшылыгын да ассызыклады.
Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе - Тышкы элемтәләр Департаменты директоры Тимур Акулов, ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, Бөекбританиянең РФ ге Илчелеге ягыннан Илчедән тыш, Бөекбританиянең РФ ге Илчелегенең беренче сәркатибе Анджум Нурани катнашты.