Татарстан Президенты Алабугада нефть саммитында катнашачак

2006 елның 11 июле, сишәмбе

Бүген Алабугада республиканың нефть тармагына багышланган киңәшмә була. Анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашачак.

Киңәшмәдә катнашучылар - ТР Хөкүмәте әгъзалары, "Татнефть" ААҖ һәм аның структура бүлекчәләре, кече нефть компанияләре җитәкчеләре, шулай ук нефть чыгаручы муниципаль район башлыклары 2006 елның беренче яртыеллыгына нәтиҗә ясаячак.
Моннан тыш, чара кысаларында күргәзмә ачылган, анда мәгълүмат стендлары, углеводород чималы чыгару өчен яңа җиһаз экспонатлары тәкъдим ителгән.
Киңәшмә ахырында киләчәктә республиканың нефть тармагы үсеше юллары билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International