Бүген республиканың Лаеш районында ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында Татарстанның авыл хуҗалыгы комплексы үсеше мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үтә.

Семинар кысаларында анда катнашучылар Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә кишәрлекләре, институт галимнәре уйлап чыгарган игенчелектә ресурс саклаучы технологияләр, яңа сортлар, Зур Кабан авылының "Алтын башак" ҖЧҖдә реконструкцияләнгән терлекчелек биналары белән танышачак, республикада "Агросәнәгать іомплексы үсеше" өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру аспектлары буенча фикер алышачак. Семинар-киңәшмәнең "Татарстанда аграр проектны гамәлгә ашыру шартларында агросәнәгать комплексы үсешенең өстенлекле юнәлешләре" темасына багышланган пленар өлеше Никольское авылының мәдәният йортында була.