Минтимер Шәймиев Суд приставларының федераль хезмәте директоры - Россия Федерациясенең баш суд приставы Николай Винниченко белән очрашты

2006 елның 14 июле, җомга

14 июльдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Суд приставларының федераль хезмәте директоры - Россия Федерациясенең баш суд приставы Николай Винниченконы кабул итте.

Николай Винниченко Казан журналистларын кыскача Минтимер Шәймиев булган әңгәмәнең нинди рухта баруы белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, аралашу барышында төп басым җирле суд приставлары хезмәтенә кагылышлы бурычларга һәм башкарма хакимият органнары белән үзара мөнәсәбәтләрдә туган проблемаларга ясалган. "Четерекле җитди проблемалар юк", - дип, федераль органнары вәкилләре һәм республика җитәкчелеге арасында хезмәттәшлекнең нык һәм төпле булуына инандырды. "Барлыкка килгән мәсьәләләр һәм аңлашылмаучанлыклар да чишелеш юлларын тиз таба һәм алар сыйфатлы хәл ителә", - ди ул. Гомумән, ул ТР буенча Суд приставлары федераль хезмәтенең Идел буе федераль округы һәм Россия күләмендә алдынгы урында торуын һәм үзенең дә аның эшчәнлегенә уңай карашта булуын билгеләп узды. "Яртыеллык өчен нәтиҗәләр шуны раслый", - дигән фикердә ул. Н. Винниченко әйтүенчә, хезмәт эчендәге җитешсезлекләр юк түгел, анысы. Ул бүген Казанда шушы хезмәт вәкилләре катнашында узачак киңәшмәдә кимчелекләрне юкка чыгару һәм проблемаларны хәл итү юллары хакында фикер алышу булачагын белдерде.
Россия Федерациясенең баш суд приставы Казанда тәүге мәртәбә булуы турында хәбәр итте. "Шәһәрегез чыннан да бик матур, хис-кичерешләрем көткәннән дә артыграк булды, алар уңай якка акланды", - дип, ул үзен Кол Шәриф мәчете гүзәллеге таң калдырганын, кичә Казанга эшлекле сәфәре кысаларында, район бүлекчәләре һәм федераль хезмәтнең Үзәк Аппараты эшчәнлеге белән танышуын да әйтеп узды. Журналистларның киңәшмәдә нинди мәсьәләләр көн үзәгенә куелачак соң, дигән сорауга ул: "Башлыча эш сораулары, план мәсьәләләре күтәреләчәк. Кызганычка каршы, яртыеллык азагына барлык алга куелган бурычлар да үтәлеп бетә алмады, шуңа күрә, эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру, бурычлыларны эзләү мәсьәләләренә аеруча игътибар юнәтеләчәк", - дип җавап бирде ул.
Николай Винниченко Суд приставларының федераль хезмәтендә исәпләнүче хезмәткәрләрнең эш хакы да түбән булуын һәм камилләшүдә уңай үзгәрешләр таләп ителүен яшермәде. "Без хезмәтнең РФ хокук саклау эшчәнлеге турындагы Закон субъектлары рәтенә керәчәгенә ышанып калабыз. Законның беренче редакциясе хәзерге вакытта Президент хакимияте тарафыннан әзерләнде. Быел РФ Президенты тарафыннан бу мәсьәлә юнәлешендә тикшерү өчен эш Дәүләт Думасына тапшырылачагына өметләнәбез", - диде ул. Аның сүзләренә караганда, субъектлар исемлегенә керү социаль дәрәҗәне күтәрергә ярдәм итәчәк, хезмәт хакында да сизелерлек үзгәрешләр көтелә.
Николай Винниченко 1987 елда А. А. Жданов исемендәге Ленинград университетының юридик факультетын тәмамлый. Суд приставларының федераль хезмәте директоры - Россия Федерациясенең баш суд приставы итеп, ул 2004 елның 21 октябрендә билгеләнә.
Очрашуда шулай ук ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Рәйсә Сәхиева, Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәтенең Баш идарәсе җитәкчесе - республиканың баш суд приставы Хәмит Шәрипов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International