18 июль көнне республиканың Актаныш районы Пучы авылында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында участок хастаханәсенең реконструкцияләнгән бинасында урнашкан сәламәтләндерү үзәген ачу тантанасы узды. Чарада шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов катнашты.

Пучы авылындагы сәламәтләндерү үзәге 10 урынга участок хастаханәсе, профилакторий һәм гомум практика табибы офисын үз эченә ала. Анда физиотерапия, ләм һәм гидромассаж ванналары, лаборатория, стоматология кабинеты һәм даруханә бар. "Республикада әлегә мондый дәрәҗәдәге учреждениеләр юк", - дип билгеләп үтте ТР сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов. Аның сүзләренчә, сәламәтлек саклау үзәген Татарстанга киләсе атнада киләчәк РФ сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Михаил Зурабовка күрсәтсәң әйбәт булыр иде.
Үзәк ачылуга багышланган тантаналы митингта Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов район буенча сәламәтлек саклау өлкәсендәге хәлләрне бәян итте. Районның сәламәтлек саклау системасы үзәк район хастаханәсе һәм дүрт участок хастаханәсен үз эченә ала. 32 мең кешегә норматив буенча 24 гомум практика табибы туры килергә тиеш, хәзер андыйлар 11 генә. Районның үзәк хастаханәсендә невропатолог, психиатр, эндокринолог, аллерголог вазифалары озак вакытлар буш тора. Тулаем алганда, табиблар белән тәэмин ителеш 60 проценттан артмый.
"Сәламәтлек" өстенлекле илкүләм проекты кысаларында районның эре торак пунктларында гомум практика табиблары офисларын ачу буенча эш алып барыла. Агымдагы ел азагына алар районда бишәү булачак: Актанышта, Пучы, Татар Суыксуы, Такталачык, Иске Байсарда. 2007 елда Иске Кормаш, Зөбәер, Иске Богады, Киров һәм Иске Сәфәрдә тагын биш офис ачылыр дип көтелә.
Пучы авылы халыкны сәламләп, ТР Президенты Минтимер Шәймиев республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә барган реформа хакында сөйләде. "Тормыш участок хастханәләреннән районнарныкына, шулай ук махсус эре медицина үзәкләренә күчәргә кирәклекне күрсәтә, - дип билгеләп үтте республика башлыгы. - Шул ук вакытта участок табиблары, терапевтлар һәм гомум практика белгечләре урыннарда авыруны ачыклау өчен һәр кешегә барып җитәргә тиеш". ТР Президенты операция кирәкле пациентлар бөтен кирәкле транспорт, шул исәптән вертолет белән тәэмин ителәчәк дип вәгъдә бирде. Республика башлыгы шулай ук бу айда Казанда Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең хирургия комплексы ачылачак, дип хәбәр итте. Анда йөрәк-кан тамыры авыруларының барлык төрләре буенча операцияләр ясалачак. Хирургия комплексында елына 6,5 мең операция ясалыр дип көтелә.