25 июльдә Идел буе федераль округына керүче 8 төбәктәге һөнәри берлекләр оешмалары җитәкчеләре Казанга җыелды. Иртән аларның лидеры - Россиянең Бәйсез Профсоюзлар Федерациясе рәисе Михаил Шмаковны башкала Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кабул итте.

Очрашуда сүз, нигездә, республиканың үсеш перспективалары, авыл хуҗалыгы, сәнәгатьтәге алга китеш, уртача хезмәт хакы һәм аның күләмен ничек арттыру хакында фикер алышынды. "Миндә, Минтимер Шәймиевнең барлык статистик мәгълүматлар буенча , һәрвакытта да Татарстанның Идел буе федераль округында , шулай ук тулаем Россия буенча да кабат лидерлык позициясен алырга тиеш дигән фикере соклану уятты. Һәм мин Татарстанга шуны телим дә, чөнки булган нәтиҗәләр, алар, республиканың уңышы, казанышы", - дип ассызыклады Михаил Шмаков, журналистлар белән әңгәмәсе вакытында.
Татарстандагы профсоюзлар Федерациясенең эшчәнлегенә бәя биреп, Михаил Шмаков, аларның бик актив эшләүләрен һәм күп кенә позицияләрдә бу оешманың башкаларга үрнәк итеп куелуын әйтә. "Профсоюзларның хакимият белән үзара мөнәсәбәтләрендә Татарстанда, Россиянең башка регионнарында, шулай ук тулаем илдә эшләр һәрвакыт "аяз һава" кебек тигез юлдан гына бармый . Проблемалар бар һәм һөнәри берлекләр күтәргән мәсьәләләр җитәкчеләргә һәрвакыт охшап та бетмәскә мөмкин. Ләкин ул проблемаларны бергәләп чишәргә кирәк, чөнки алар безнең тарафтан уйлап чыгарылган мәсьәләләр түгел, ул сорауларны кешеләр бирә", - дип искәртә Россиянең Бәйсез Профсоюзлары лидеры.

Журналистлар белән аралашу вакытында Михаил Шмаков, узган атнада БДБ илләренең Мәскәүдәге "Зур сигезлеге" Саммиты кысаларында, ул илләрдәге профсоюзлар лидерларының Владимир Путин тарафыннан кабул ителүе хакында да сөйләде. Россия Президенты белән очрашу вакытында, БДБ төбәкләрендә энергия иминлеге, мәгариф мәсьәләләре һәм барлык илләрдә дә профсоюзларның хокукларын саклау турында фикер алышканнар, кабул ителгән уртак документларны Илбашына тәкъдим иткәннәр.
Агымдагы елның ноябрендә Россия һөнәри берлекләренең съезды узачак. Бүген Казанның Хезмәт сараенда Идел буе федераль округының 8 төбәгеннән килгән профсоюз лидерлары әлеге зур Җыенда нинди проблемаларны күтәрү һәм аларны нинди юллар белән чишү мөмкинлекләре турында сөйләшәчәк. Шулай ук съездга кирәкле документлар да әзерләнә. Михаил Шмаков белдергәнчә, алга таба мондый очрашу Санкт-Петербургта да үткәрелә.