"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы губернаторлар эшчәнлеген аеруча актив яктыртучы ун үзәк мәгълүмат агентлыгы арасына керде. Мондый мәгълүматларны ММЧда Россия төбәкләре башлыкларын телгә алу ешлыгын тикшергән "Regnum" агентлыгы бастыра.
Агентлык мәгълүматларына караганда, губернаторлар эшчәнлеген яктыртуда мәгълүмат агентлыклары өлеше ММЧ арасында иң зуры булып тора. Губернаторлар турында язучы төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары унлыгына шулай ук Татарстанның өч басмасы кергән, "Татар-информ"нан тыш, анда "Республика Татарстан" газетасы, "eTatar.ru" электрон эшлекле газетасы бар. Төбәк ММЧның шундый активлыгы нәтиҗәсендә, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ММЧда еш телгә алынган төбәк башлыклары унлыгында икенче урынны биләгән.