Татарстан Президенты Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышы эшендә катнашты

2006 елның 21 июле, җомга

21 июльдә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узган Россия Федерациясе Дәүләт Советы утыршы эшендә катнашты.

Регионнарны комплекслы төстә социаль-икътисадый үстерү программаларын эшләгәндә башкарма хакимиятнең федераль һәм региональ органнары арасында үзара хезмәттәшлек итү механизмнары темасы утырышта тикшерелгән төп темаларның берсе булды.

Дәүләт Советы утырышында ясаган чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев республикада милли проектларны гамәлгә ашыруның үзенчәлекләре хакында сөйләде. «Милли проектларны нәтиҗәле төстә гамәлгә ашыруны тәэмин итү бурычы аларны перспектив планлаштыруның гамәлдәге федераль системасына гына түгел,ә региональ системага да интеграцияләүне таләп итә» - диде Минтимер Шәймиев һәм субъектлар дәрәҗәсендә федерация тарафыннан тапшырыла торган вәкаләтләрне финанслап бетермәү кебек проблема яшәп килүен билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Президенты башкарма хакимиятенең федераль һәм региональ органнары арасында үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча күп кенә тәкъдимнәр кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International