Оренбургта РФ президентының Идел буе федераль округында Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Советның утырышы тәмамланды. Анда Татарстаннан президент Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашкан иде. Утырышны Идел буе федераль округы вәкиле Александр Коновалов алып барды.
Киңәшмә тәмамланганнан соң журналистлар белән әңгәмәдә Минтимер Шәймиев: "Утырышта бик җитди мәсьәләләр каралды. Алар дәүләт иминлегенә, шул исәптән дәүләт чиге аша гражданнарны һәм товарларны кертүгә, миграция сәясәтенә кагылды", - дип билгеләп үтте. Республика җитәкчесе Россия президенты В.Путин Федераль Җыенга җибәргән юлламасында, һәр теләгән ватандашыбыз Россиягә күчеп кайта алсын өчен, илдәге миграция шартларын яхшыртуны максатын итеп куйганлыгын искә алды. "Монда сүз ватандашлар турында гына түгел, Россиягә килеп эш корган кешеләрне тиешле конституция хокуклары белән тәэмин итү турында да бара. Без аларга цивилизацияле мөнәсәбәттә булырга, дәүләтара килешүләр кысалырында аларның куркынычсызлыгын кайгыртырга тиешбез. Монда техник яктан күп эш башкарырга кирәк", - диде Минтимер Шәймиев.